Иске Мичән авылының чигү остасы Минзәлия Фәйзрахманова
Кешене хезмәт бизи,дип юкка гына әйтмиләр. Һәм безнең халкыбыз элек-электән хезмәт белән гомер иткән.Хуҗалыгын да үз куллары белән корган ,аның ныклыгын да, матурлыгын да үзе кайгырткан.
Бу эшләр артында һөнәрчелек киң җәелгәнен безгә тарих сөйли.Ләкин менә еллар,заман белән арабызда кул эше осталары кими бара.
Агымдагы ел-"Милли йолалар, гореф-гадәтләр" елында аларга игътибар артты артуын. "Тик бу эш шушында гына тукталып калмасын иде.Кайтарасы иде үзебезнең асыл кыйммәтләрне "-дип борчыла Минзәлия Фәйзрахманова.
Иске Мичән авылының чигү остасы белән якыннанрак бүген, 10нчы ноябрь, "Атна" информацион программасында танышырсыз. 17.30 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев