Иске Мичән авылында яшәүче Эльмира һәм Гыйлемхан Низамиевларга » Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды
40 елдан артык авылдашлары , туганнары өчен үрнәк гаилә булып яши алар.
Бүген илебездә гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм көнендә Иске Мичән авылында яшәүче Эльмира һәм Гыйлемхан Низамиевларга " Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Әлеге гаиләне бәйрәм белән Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов , район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вакказова һәм җирлек җитәкчеләре тәбрикләде.
40 елдан артык авылдашлары , туганнары өчен үрнәк гаилә булып яши алар. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр , хәзерге вакытта оныклары өчен өзелеп торучы әби, бабай алар. Уллары Илнар махсус хәрби операциядә катнаша. Анын исән- сау әйләнеп кайтуын телибез. Низамиевлар гаиләсе кебек урнәк , тырыш гаиләләр - ил терәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев