Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иске Икшермәдә "Кояшкай" лагереның "Сәләт-Саба" сменасы ябылды

«Сәләт»тә алган белем-яңалыкларыгыз алдагы көндә дә зур терәк булсын», - диде укучыларга район башлыгы Рәис Миңнеханов.

(Саба, 19 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Иске Икшермәдә урнашкан "Кояшкай" лагереның "Сәләт-Саба" сменасының ябылу тантанасы булды, дип яза район газетасы.

21 көн дәвамында районның төрле мәктәпләреннән җыйналган 85 укучы "Сәләт-Саба" аланында ял итеп, сәламәтлеген ныгытты, төрле уен-бәйгеләрдә белем-осталыгын арттырды. Биләр каласында узган атна укучылар күңелендә аеруча матур хатирәләр калдырды.

Ябылу тантанасында муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, сәлкешләр белән очрашты, укучыларның аланда ял итү тәэсирләре, кичерешләре белән кызыксынды. «Кәефләр ничек?» дигән сорауга сәлкешләрнең үзенчәлекле хәрәкәтле җавапларыннан ук ялның ни дәрәҗәдә күңелле узганлыгын чамалавы авыр түгел. «Мин әлеге аланга өченче тапкыр киләм. Быелгы ялым минем өчен бигрәк тә уңышлы, кызыклы булды. Биләрдә узган төрле спорт бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яуладык. Зур тәэсирләр белән кайттык. Әйдаманнарга, безнең ялыбыз күңелле булсын өчен үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм», - ди Сабабаш авылыннан килгән Ирек Билалов.

Реклама

«Аланда 21 көн бик тиз үтеп китте, сизми дә калдык. Яңа дуслар таптык, үзебез өчен ачышлар ясадык. Киләсе елда да килергә насыйп булса иде», - ди Сабадан Диләрә Закирова да.

«Без үскән вакытта да пионер лагерьлары бар иде. Һәрбер чорда лагерьның максаты бер – яңалыкка омтылу, бердәмлек булдыру, коллективта яшәргә өйрәтү, үзара дуслык җепләре сузу, белем-осталыкларны уртаклашу. Президентыбыз һәм аның командасы укучыларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирә, бик күп биналар ремонтлана, зур чыгымнар тотыла. Сезнең дә «Сәләт»тә алган белем-яңалыкларыгыз алдагы көндә дә зур терәк булсын», - диде Рәис Миңнеханов.

Шулай ук район башлыгы алдагы елларда «Сәләт-Саба» аланын тагын да камилләштерү, яхшырту максатыннан укучылардан язмача үз тәкъдим-теләкләрен калдыруларын сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев