Иске Икшермә авылында гомер итүче Радионова Нина Михайловнаны 90 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз
Олы юбилеегеыз белән котлап Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Иске Икшермә авыл җирлеге.
Иске Икшермә авылында гомер итүче Радионова Нина Михайловнаны 90 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.
Радионова Нина Михайловна 1935нче елның 26нчы августында Иске Икшермә авылында туа. 1943нче елда мәктәпкә керә. 4 сыйныфны тәмамлагач, тормыш шартлары авыр булу сәбәпле, укырга барудан туктый. Өйдә, йорт тирәсендә, умарталыкта әнисенә булыша. 13 яшеннән комбайнер ярдәмчесе булып эшли башлый, соңыннан хезмәтен дуңгыз фермасында дәвам итә.
1957нче елда Иван Семеновичка кияүгә чыга. 2 бала үстерәләр. Нина Михайловна 1960нчы елга кадәр колхозда эшли, авылда участок хастаханәсе ачылгач, санитарка булып эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя.
Эшләгән чорында мактау кәгазьләре, фидакарь хезмәте өчен медале белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны исеменә лаек була. Делегат булып Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. Күп тапкыр авыл советы депутаты булып сайлана. Район Советы халык депутаты булып та тора.
Хөрмәтле Нина Михайловна!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, озынын, күңел тынычлыгы телибез. Гомерегезне муллыкта, күңел тынычлыгы белән яшәп үткәрегез. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
Кайгы җилләре, борчу –хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә һәрчакта
Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
Алыгыз сез бездән котлау сүзен
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч тормыш белән шат яшәгез
Озын гомер-безнең теләкләр.
Туган көнегез-бәйрәмегез белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез
Олы юбилеегеыз белән котлап Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Иске Икшермә авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев