Иске Икшермә авыл мәдәният йортында “Сударушки”- вокаль ансамбле оешуга 10 ел тулу уңаеннан “Сударушки”- с песней по жизни”-дип аталган юбилей кичәсе булып үтте.
Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде.”Сударушки” ларны тәбрикләргә Саба һәм Теләче районнарыннан да килгәннәр иде.
Шәмәрдәндәге “Тулган ай”,Югары Шытсудан “Яшь күңел”,Шекшедән “Зиләйлүк” ,Кырбаштан “Нардуган”,Иштуганнан “Тюрагай” фольклор-ансамбльләре чыгышы бик яратып каралды.
“Сударушки” вокаль ансамбле һаман үсештә,хәрәкәттә.Алар республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында чыгыш ясыйлар.Аларны котлыйбыз,уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев