Иштуган авыл мәдәният йортында "Йөрәк һаман 18дә" дип исемләнгән юбилярлар кичәсе булып узды
Мәдәният йортына туган көнен билгеләп үтүчеләр— зирәк һәм хезмәт сөючән, тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булып торучы юбилярлар җыелды.Алар адресына җылы сүзләр һәм матур котлаулар, шулай ук бистә үзешчәннәренең иҗади концерт номерлары яңгырады.
Туган көн ияләре балалары , туганнары ,дуслары һәм күршеләре тарафыннан бик күп җылы котлау сүзләре ишеттеләр.Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.Бәйрәм очрашуы юбилярлар хөрмәтенә яңгыраган җырлар , йөрәк җылысы, дусларча котлаулар белән тулы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев