Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иртәгә, 2 февраль көнне Арча шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенең зона туры булачак

Анда безнең райондашыбыз данлыклы спортчысы, хоккей буенча тренер, рәссам, балта остасы һәм имам-хатыйб Илнур Галимҗанов «Ир-ат- игелекле йөрәк» номинациясендә катнаша.

Ир-егеткә 70 төрле һөнәр дә аз дисәләр дә, тормышта берничә сәләткә ия көчле затны сирәк очратасың. Байлар Сабасыннан Илнур Галимҗанов кечкенәдән тормыш биргән һәр мөмкинлекне үзенеке итә.

Армия сафларында хезмәт иткәннән соң,ул балалар иҗат үзәгенә рәсем сәнгатеннән белем бирергә эшкә кайта. Эштән бушаган арада калган вакытын спортка, районда хоккей уенын оештыруга багышлый.

Тормыш иптәше Гөлчәчәк белән 6 ел очрашып йөргәч, күпләргә үрнәк итеп куярлык күркәм гаилә корып җибәрәләр. Галимҗановларның 3 бала, 1 ул һәм 2 кызлары бар.

Илнур Галимҗанов өчен гаилә һәрвакыт беренче урында. Ата-ана хакын олылап, аларга да хөрмәт күрсәтеп яши ул. Гөлчәчәк ханым үзе белеме буенча физика фәне укытучысы. Ә хәзер алар бергә, спорт өлкәсендә эшли.

Уллары Руслан гаиләнең горурлыгы. Әтисе Илнур аңа кечкенәдән ныклы спорт тәрбиясе биреп, чын хоккейчы әзерли. Бүгенге көндә ул «Ак Барс» мәктәбен тәмамлап, югары хоккей лигасында, «Молот Прикамье» командасында уйный.

Агачтан төрле бизәкләр ясау Илнур Галимҗановның тагын бер сәләте. Өй эчендәге җиһаз, бизәкле диварлар барысы да аның үз куллары белән барлыкка китергән матурлык. Соңгы елларда ул дин юлында. 5 вакыт намаз укый, хәйриячелек белән шөгыльләнә һәм Байлар Сабасында яңа төзелгән «Тынычлык» мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкара. Мәчетне төзүдә, аның һәр эшен башкаруда, финанс ярдәме күрсәтүдә дә күп көч куя.

Шулай да тормышында иң зур урынны спорт, укучылары алып тора. Бу өлкәдә үткән 20 ел вакыт эчендә күпме уңышлар, җиңүләр, зур исемнәр яуланган. Районда беренче хоккей уенын оештырып җибәрүче дә ул. Яшьүсмерләр, өлкәннәр, кызлар командасын булдыручы да. Җитәкчелек тарафыннан бирелгән зур исемнәр, мактау грамоталары шуның дәлиле.

Илнур Камил улы хоккей буенча Россиянең 4 спорт мастерын тәрбияли. Берсе үз улы Руслан Галимҗанов. Ландыш Фәләхова хатын-кызлар хоккей лигасында «Скиф» командасында уйный, Марсель Ибраһимов югары хоккей лигасының "Звезда«командасы составында. Алсу Рахимова хатын-кызлар хоккей лигасында Санкт-Петербургның «Динамо-Нева» командасында уңышлы уен күрсәтә. Марсель Ибрагимов 2021-22 нче елда «Армиянең үзәк спорт клубы» Мәскәү командасы составында Гагарин Кубогына ия булды. Өметле хоккейчылар хәзер дә бар. Аларны үстерү өчен Илнур абый барлык тәҗрибәсен файдалана.

Һәр спортчы егет-кызның уңышы үзләренең корычтай нык холкы, максатчылыгы белән беррәттән, тренерларының хезмәтенә барып тоташа. Илнур Галимҗановның тормышта һәр эше уңыш белән тәмамлана. Әлеге бәйгедә дә без аңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев