Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иркутск өлкәсе хәрби комиссариатындагы атыштан соң җинаять эше кузгатылды

Бүген Иркутск өлкәсенең Усть-Илимск шәһәре хәрби комиссариатында ир кеше ут ачкан, хәрби комиссар Александр Елисеев яраланган. Бу хакта төбәк губернаторы Игорь Кобзев хәбәр итә.

Җәрәхәтләнгән хәрби комиссар авыр хәлдә реанимациядә ята. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә. Һөҗүм итүче тоткарланган. «Булган вакыйга башка сыймый. Мондый хәлләрнең, без бердәм булырга тиеш чакта килеп чыгуы өчен миңа оят. Без бер-беребез белән түгел, ә чынбарлыктагы куркынычларга каршы көрәшергә тиеш», – дип хәбәр итте губернатор.

Игорь Кобзев куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты.

Бу хәлдән соң «хокук саклау органы хезмәткәре тормышына янау» һәм «законсыз рәвештә корал сатып алу, саклау» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды. Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли. Алар 25 яшьлек тоткарланган егеттән сорау ала, дип хәбәр иттеләр Иркутск өлкәсе буенча Россиянең Тикшерү комитеты идарәсенең матбугат хезмәтендә.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев