Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җиргә без хуҗамы?

Һәр кешенең яраткан җәнлеге, кошы, хайваны буладыр ул. Минем дә шулай. Дөрес, мин барысын да яратам. Ләкин ат, төлке, ябалакны аеруча үз итәм. Алардагы матур, мәгънәле, үзенчәлекле күзләр башкаларда юк. Безнең якта төлкеләр бик үрчеде. Узган ел алар арасында котыру чире чыгып кешеләргә шактый гына мәшәкать ясадылар. Тик бүгенге сүзем...

Беркөнне эштән кайтканда Ямаш-Козгынчы борылышында Тәкәнеш ягына кайтучы машинадан төшеп калдым. Көн шулкадәр матур. Чатнап торган тын суык, җил юк, кояш балкый. Урманга кадәр сузылган киң кырлар өсте ап-ак кар астында җем-җем килеп балкый. Миллионлаган зөбәрҗәт ахак сипкән кебек. Кайчагында зәңгәр, кызыл, яшел чаткылар өскә сикереп күзне камаштыра. Шулкадәр матурлыктан тынсыз калып карап торам. Мондый "тунны" әле бер генә ханбикә, солтанбикә, патшабикә дә кия алмагандыр, адәм баласы нинди генә могҗизалар эшләсә дә мондыйны мәңге эшли алмаячак. Мин кышны, кышның нәкъ шушындый көнен үлеп яратам. Бүген минем көн! Күзем ап-ак "асыл тун" өстендәге кызгылт-сары "гарәбәгә" төште. Төлке! Сөенечтән йөрәгем еш-еш тибә башлады. Әйтәм ич - бүген минем көн! Хәрәкәтсез сын кебек шым гына басып торган төлке кинәт өскә сикерде - тычкан аулый. Җиргә килеп төшүгә, тиз-тиз хәрәкәтләр белән карны актара башлады. Шулкадәр мавыгып эшли, хәтта минем шактый ук якынлашуымны да сизмәде. Каты итеп тамак кырдым, көтелмәгән хәлдән төлке хәтта сикереп куйды, бер-ике метр тирәсе читкә чапты. Аннан, исенә килеп, туктап борылып карады. Куркуын аклагандай бар килешенә искитмәгән кыяфәт чыгарып: "Кеше дип торам! Син икән әле, җәфа!" - дигән кебек хәйләкәр күзләрен миңа төбәде. Жулик, санламаган була тагын, дип уйлап: "Сузылып ук ятмыйсыңмы?" - дип эндәштем. Үләм! Әллә аңлады шунда, әллә үртәве шул дәрәҗәгә җитте - мәче кебек сузылып ятып ауный башламасынмы?! Мин шаккатып бу галәмәтне карап торганда юлның икенче ягыннан куян атылып чыгып, төлке өстенә диярлек очып төште. Бу өчебез өчен дә шулкадәр көтелмәгән хәл иде, төлке куянга, куян төлкегә, мин аларга карап каттым. Секунд эчендә куян исенә килде: сызгырып югарыга - урманга чапты. Аның артыннан - төлке. Ашыгып телефонымны алдым, төшерә башладым. Төлке урман ешлыгына кереп чумган куян артыннан барасы итмәде, кире болайга килә башлады. Шул кирәк сиңа, әнә, тычкан чүплә, дип көлеп, юлымны дәвам иттем. Вакытында төшерә башласам, нинди шәп сюжет чыгасы иде.

Моннан өч-дүрт ел элек безнең бакча башындагы юан талга ябалак гаиләсе урнашты. И-и, сөендем инде. Шулкадәр яратам бит мин күзгә бик сирәк күренүче бу кошларны. Авыл тирәсендә гомумән күренгәннәре юк иде. Урман аша төнлә узсаң ухылдаган тавышлары гына ишетелә. Баш очыннан очып үтсәләр дә бик күреп булмый үзләрен. Бу ябалакларны көпә-көндез дә тал ботагында күреп бик кинәнә идем. Ни гаҗәп, минем төшеп килгәнемне ишетсәләр дә кымшанмыйлар, бары тик башларын төрле якка борып тынычсызланалар гына, болай да зур түгәрәк күзләрен тагын да зуррак ачып, тавыш килгән якка карыйлар. Күзләрендәге гамь, акыл хәйран итә. Профессор күзләре кебек. Кеше булсалар нинди генә ачышлар ясамас иде болар, күпме оттырган кешелек дөньясы! Боларның геннарында яһүд ДНКсы утырадыр инде. Матурлыклары тагын! Йоп-йомшак соры мамык очлары чем кара, баштан аякка кадәр тигез рәт булып урнашкан мамыклар шундый матур өслек ясый, сокланудан күзне алып булмый. Алар көндез очмыйлар, чөнки күзләре күрми диләр. Очмый, пычагым! Ничек кенә очалар икән әле! Алар берьюлы икәү дә очмый икән. Берсе киткәндә калганнары урыннарында утырып кала. Берсе томшыгында нидер алып кайта да (соңыннан коелган калдыклардан күренгәнчә, тычкан булып чыкты), кечерәк гәүдәле ябалакның берсенә бирә. Шулчак икенче ябалак очып китә. Анысы кайтып, табышын икенче бала ябалакка бирә. Һич тә ялгышмыйлар, бу ябалак балалары кайчагында урыннарын алыштыралар, югыйсә. Озак куандырмадылар алар мине, икенче елны, бернинди сәбәпсез, безнең талны ташлап киттеләр.

Бакча башына сандугач, кычытканКчыпчыгы (үзенең матурлыгы өстенә, бик матур сайрый да) оя кора, алар да китеп-кайтып йөри, тик ябалаклар киткәч бакча бушап калды. Нык күңелсезләнде. Чын-чынлап ямьле кошлар иде. Матурлыкларына өстәп, алар табигатькә генә түгел, кешеләр өчен дә бик файдалы кошлар, ел дәвамында бик күп кимерүчене аулап, иген кырларына чиксез булышлык күрсәтәләр. Ябалаклар турындагы бик күп мәгълүматны интернеттан табып укырга мөмкин. Орнитолог Янош Браузер, галим бабасының күп еллык хезмәтен дәвам итеп, аларга багышлаган бай мәгълүматны тулыландырып, безнең көнгә китереп җиткергән. Туганнан туган абыйсы Тито Браузер аны китап итеп бастырып чыгарган. Ул китап дөньяның 180 теленә тәрҗемә ителеп таратылган. Табып укысагыз, бер дә үкенмәссез.

Язмамны төлкеләр белән башлаган идем, бик күңелсез вакыйга белән тәмамлыйм. Әйткәнемчә, узган ел алар арасында котыру чире таралды. Кешеләргә ташланып, берничәсен талап өлгерделәр һәм аларга шактый вакыт укол ясатып йөрергә туры килде. Шул исәптән, хуҗалыкларга кереп, этләрне тешләп яралап, котыру чире йоктырдылар. Ул этләрне коткару инде мөмкин түгел иде, укол биреп бөтенләйгә йоклатырга туры килде үзләрен. Авыл башында аерым яшәүче өлкән улым Рөстәмнең дә эте шул язмышка дучар булды. Төлкеләр түгел, без - кешеләр гаепле бу очракта. Теләсә-кайда мал үләксәсе ташлыйбыз, гәрчә инде һәр авыл җирлегендә заманча эшләгән үләксә базлары булса да. Нинди чирдән үлсә дә, мал организмында йөзләгән төрдәге чирнең башлангычы яралгы көенчә үз вакытын көтеп ята. Үләксәне җәнлекләр, кошлар ашый, йокы халәтендәге чирләр икенче җирлектә баш күтәрә, вирус, бактерия йөзләрчә мәртәбә көчәеп, иясен аяктан ега. Тилчәме (ящур) ул, себер язвасымы, котыру чиреме - берсе дә юктан бар булмый. Үз артыбыздан тиешенчә җыярга өйрәнсәк, күпме күңелсезлек булмый калыр иде. Табигатьнең бездән саклану рәвешендә үч алуын кайчан аңларбыз соң без, кырылып беткәчме?..

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

P.S. Медицина - кешеләрне, ветеринария кешелекне дәвалый диләр. Без - кешеләр, үзебезне беренче чиратка куеп, үзебезне Җиргә хуҗа итеп санасак та, алай түгел. Аллаһ иң әүвәл киекләрне, кошларны бар иткән, аннан соң гына Адәмгә чират җиткән. Без аларны сакларга, якларга бурычлы, чөнки безгә өстәп акыл да бирелгән, ләкин киекләрдән өстенлек түгел.

http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев