Классташым Илнар мәктәпне тәмамлагач, хәрби училищега укырга керде. Мин моңа гаҗәпләнмәдем, чөнки кечкенәдән ул шул турыда гына хыялланды, аралашканда да армия турында гына сөйләде.
Бер елдан мин аның Дания исемле кызга өйләнүен ишетеп бик аптырадым. Илнарның хатынын мин белә идем. Минем җизни Даниялар авылыннан булганга күрә, кунакка кайткан саен, бу кыз белән аралашканым булды.
Дания Казанда штукатур-маляр булып эшли һәм Илнардан дүрт яшькә олы иде. Ул елларда Ленин исемендәге мәдәният сарае янындагы паркта кичләрен пятачок оештыралар иде. Алар шунда танышканнар икән. Дания кияүгә чыкканда корсаклы булган. Илнар туачак баланың үзенеке түгел икәнен белсә дә, яратуданмы, жәлләпме, өйләнергә карарга кылган. Авылда сөйләүләре буенча, имеш егетнең әнисе дә булачак киленен яраткан. Хәтта бала туганчы һәм аннан соң да авылда үзе янында торырга киңәш иткән. Моны ишеткәч, бик күпләр аптыраганнар. Зәйнәп үзе дә кияүгә корсак белән чыкты бит ул дип сөйләп йөрүчеләр булды.
Кияүгә чыккач, авылга сирәк кайта башладым. Чөнки ерак бер шәһәргә күчеп киттек. Әти-әни вафатыннан соң туган нигездәге йортны үземнең исемгә рәсмиләштерергә йөргәндә капка төбендә утыручы Зәйнәп апага юлыктым. Ул мине күрүгә елап җибәрде. Әти-әниең бик яхшы кешеләр иде дип, дога кыла башлады. «Илнарның үлгәнен беләсеңме?» — дип сорады. Мин, гаҗәпләнеп, баш чайкагач,улы турында сөйләп китте.
Илнар хәрби училище тәмамлагач, Балтыйк буендагы бер гарнизонда хезмәт итә башлаган. Яшь лейтенантка фатир биргәннәр. Шунда Дания белән кызын алып килгән. Хатыны кибеттә сатучы булып урнашкан. Ә ул вакытта хәрби гарнизондагы кибетләрдә ни генә юк. Акчаң булса, әллә ниләр алып була. Яшь офицер акчаны аз алмый. Дания рәхәтләнә әйбер җыеп.
Бервакыт ял көне Дания кызы белән кино карарга чыгып китәләр. Илнар, ардым дип, өйдә кала. Ялгызы калгач, ул йоклап алырга була. әллә хатыны ишекне бикләргә оныта, әллә чит кешеләр ачкыч яратып керәләр, хәзер беркем бернәрсә белми. Шул көнне Илнарны пычак кадап үтереп чыгалар. Өйдәге яңа гына сатып алынган кием-салым, кыйммәтле савыт-саба да юкка чыга. Тикшерү бернинди нәтиҗә бирми. үтерүчене тапмыйлар. Зәйнәп апа әйтүе буенча болар барысы да махсус эшләнгән, Дания оештырган. Чөнки озак та үтми, килене бүтән ир белән тормыш корып җибәргән. Имеш, бу ир аның беренче мәхәббәте, кызының әтисе. «Начар торганнарын белә идем, — ди Зәйнәп апа. — Илнарга аерыл дип әйтергә уңайсызландым. Хатыны кысыла дип әйтер дип уйладым. Балалы килен алып кайтканына да йөрәгем әрнеде. Алай да сүз әйтмәдем. Баланы үз оныгымдай яраттым. Ялга кайтканда да Дания гел телефоннан кем беләндер сөйләште. Ир кеше белән икәнен йөрәгем белән сиздем. Минем белән дә гел тупас сөйләште Дания. Илнар хакына түздем. Ичмасам, улымның үлемендә гаепле мөртәтне табып, җәзасын бирсеннәр иде. Тынычлап үләр идем». Зәйнәп апа сөйләде дә, сөйләде. Күзләреннән гел яшь акты. Бик жәлләдем мин аны.
Авылга бер елдан соң гына кайтырга туры килде. Зәйнәп апа мәрхүм иде инде. Илнарлар нигезендә үзбәкстаннан кайткан ир белән хатын яшәп яталар. Дания йортны шуларга юк кына бәягә саткан булып чыкты. ә икенче кайтуымда тетрәндергеч хәбәр ирештерделәр. Данияне ире бик каты кыйнап авыру иткән. Көчкә генә йөри икән. Бер эшкә дә яраклы түгел. Дания үчен алган, кыйнаучыны төрмәгә утырткан. Авылда сөйләүләренчә, бу аңа Ходай җәзасы. Имеш, ул берәүгә сер итеп кенә сөйләгән. Илнар кызының әтисе белән кавышырга комачау иткән. Аерылышырга риза булмаган. Шуның өчен Дания сөяркәсе белән бергә булу өчен план корганнар. Хатын кинога киткәндә ишекне биклмәгән, ә теге мөртәт кереп, Илнарга пычак кадаган. Ничек яшәгәннәр алар, ничек кушылганнар өсләренә шундый коточкыч гөнаһ алып.
Дания ике-өч елдан инвалид арбасына утырды. Башын аска иеп кенә сөйләшә, нәрсә әйткәнен дә аңламыйбыз диләр. Бу аның өчен йомшак җәза. ә менә кызы нишләр? Ата-анасы гөнаһы өчен балалар җавап бирми дисәләр дә, кем белгән бит?
Алмазия ГАТИНА. Казан.
Нет комментариев