Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“ИРЕМ ГОМЕРЕ БУЕ ЧЕСТНЫЙ БУЛДЫ“

Быел Халыкара өлкәннәр көнен олы яшьтәгеләрне “яшәртәчәк” пенсия законы гамәлгә керү шартларында билгеләп үтәбез. Реформалар нәтиҗәсендә, моннан соң 65тәге ир дә әле хезмәт яшендә булганлыктан, өлкән кеше булып саналмаячак. Дөрес, 42 ел хезмәт стажлы ир-атларга лаеклы ялга элеккечә 60тан чыгу мөмкинлеге саклана. Әмма моның өчен кеше 18 яшеннән эшли башларга тиеш була. Мөмкин хәлме?

“Симет” жәмгыяте ферма мөдире Расим Шакиров бу сорауга уңай җавап бирә. Быел аның хезмәт стажы ярты гасырга тулды! Дөрес, 50 ел эшләү өчен аңа 67 яшькә җитү кирәк була. Әмма барыбер дә 60ка кадәр 42 ел эш стажы җыела. Һөнәре буенча шофер ул. Армиягә Кукмарадагы ДОСААФ автомәктәбендә укып китә. Грузиянең Вазиани хәрби шәһәрчегендә хезмәт иткәндә Тбилисидан килгән капитан “ Якташларың бармы? Саубуллаш” дип, Расимны шоферлыкка кечкенә генә татар солдаты сораган полковникны йөртергә алып китә. Начальнигы яхшы кеше була. Армиягә 49 кило авырлык белән киткән егетне авылына җәяүләп кайтып килгәндә танымыйча да торалар әле. “Кая барасың?” дип сорый авылдашлары. Солдат әтисенең исемен әйтеп: “Әүхәдиләргә”,– ди. Шуннан соң гына кочаклашып күрешәләр. Башта шәһәргә китәргә уйлаган егет хезмәт юлын бригадир булып башлый. Колхозга 1974 елның мартында яңа машина кайткач, конторага бара да, һөнәре буенча эш сорый. Аңа “ГАЗ-53”не ышанып тапшыралар. Егет сынатмый. Машиналы булса да, юлы юк заман бит. Курсага сөтне трактор белән чыгаралар, аннары бидоннарны Расим Шакиров машинасына күчереп Арчага алып китә. Әйләнеп кайтканын көтеп торалар, ә “ГАЗ-53” Курсада кала. Колхозга нинди материал кирәк, барысын да ташый ул, гел алдынгы була. Шулай да машинада ике генә ел эшләп кала Расим абый. Колхоз рәисе Билал Шаһвәлиев аны ай-ваена карамыйча, миннән дә күбрәк акча алачаксың дия-дия кызыктырып, фермага мөдир итеп чакыра. Менә шушы җаваплы эштә терлекчелек тармагының барлык этапларын уза. “И, ул элеккеге эшләгәннәр. Кышкы айларда 4 кило сөт сава идек. Җәйләүгә чыксаң, җиде көтүче табарга кирәк, Сабантуйга бармыйча, сыер артыннан чапкан еллар күп булды. Азык юк, ашлык дәүләткә китеп бара. Малларны саламга туйдыра алмый идек. 42 ел эшләп бер тапкыр отпуска да алмадым. Бер елны Билал абыйга әйттем, савымны 3 мең килограммга җиткерсәк, терлекчеләр йортына телевизор алып куясың, дим. Җиткердек, рәис тә сүзендә торды. Ә хәзер һәр сыердан 5000-6000 килограмм сөт савабыз. Ашатырга бар, быел да ел ярымлык азык тупладык. Гомумән, хәзер хезмәт шартлары үзгә, гомер генә үтеп бара”,– 67 яшьлек Расим абый. Куйган хезмәтен күзаллау өчен 27 яшендә III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнүен әйтү дә җитә. Атказанган терлекче исеменә дә тәкъдим ителә. Әмма документлар Казанга киткәч, каядыр югала. “Шуның очына-кырыена чыгып булмады. Улларым интернеттан карыйлар, әти, синең мактаулы исемең дә бар икән бит диләр. Әмма кулда документы юк. Аптыраган“,– ди ул. “Гомере буе честный, тыйнак булды, исем артыннан йөрмәде”,– дип сүзгә кушыла хатыны Миләүшә. Әйтергә кирәк, тормыш иптәше дә үзе янында эштә аның. Илледән пенсиягә чыкканнан соң 9 ел сыер сава, алдынгы урыннарда бара. Шакировлар 5 бала үстерделәр (фотода уллары Алмаз белән) 2015 елда республиканың иң яхшы гаиләләре очрашуына да бардылар. Икесе дә авылдашлары, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанган. “Ике генә сүз белән әйтәм: әйбәт кеше”,– диде “Симет” җәмгыяте җитәкчесе Марсель Талипов та ферма мөдире турында. Хезмәт ветераны үзе дә, эш бармаса, тотмаслар, җибәрерләр иде инде”,– ди. Хуҗалыкларга Расим абый кебек бай хезмәт тәҗрибәле урта звено кадрлары кирәк тә.

 

Районыбызда 7409 пенсионер бар. Шуларның 796сы эшләвен дәвам итә. Соңгы вакытта интернетта әгәр пенсионер ел азагына хәтле эштән китмәсә, индексацияләнмәгән пенсия алачак дигән мәгълүмат таратыла. “Бу сүзләргә ышанмаска кирәк. Пенсионер кайчан эштән туктаса да, пенсиясен барлык тиешле индексация белән тулы күләмдә алачак", – ди РФ Пенсия фондының районара идарәсе начальнигы Фәридә Якупова.

Реклама

Автор фотосы

Фәнил Мәүлетов

Чыганак: http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев