Ире җәбереннән котылган хатын: «Коронавируска рәхмәт, ул миңа балаларымны кайтарды…»
Миләүшәне бик күп еллар белә идем. Моннан җиде ел элек аның белән элемтә өзелде. Ул телефон номерын алыштырды булса кирәк. Социаль челтәрләрдән дә юкка чыкты. Шушы көннәрдә ватсапка бер хат килеп төште. Миләүшәдән икән! Без аралашып киттек.
Егет бай гаиләдән булып чыга. Өрмәгән урынга да утыртмый. Купшы итеп туйлар ясыйлар. Миләүшәдән барлык кеше көнләшә ул чакта. Тик гаилә эчендә ниләр булып ятканын беркем дә белми. Беренче уллары тугач, ире белән икесе арасында зур тавыш чыга. Миләүшә чыгып та китмәкче була, әмма ире каршы төшә. «Бусагадан чыксаң, рәхәт күрсәтмим!», — дип куркыта. Хатын түзә. Этле-мәчеле тормыш дәвам итә. Алтын таулар вәгъдә иткән ир, хатынга кул күтәрергә дә кыенсынмый.
– Көн дә кыйнады дисәм дә ялган булмас. Йә пешергән ризык ошамый, йә баланың уйнап йөргәне кәефен төшерә. Миңа бик кыен иде. Әти-әнигә бу хакта сөйли алмадым. Зур урында эшләгәч, сине җир читеннән эзләп табам, дип куркытты. Шулай итеп, тагын ике бала туды. Эт тормышында яшәвем дәвам итте. Өч бала белән, йортны да карау, бар эшкә дә өлгерү авырлашты. Иремә кыйнар өчен сәбәп табылып кына торды, – ди Миләүшә.
Мәсхәрәләүләргә чыдар хәле калмагач узган ел ул өеннән чыгып качкан. Балалары калган. Дөресрәге, ул аларны алып чыгам дигәндә, каенанасы килеп кергән. Миләүшә үзе генә чыгып котыла алган. Ул әти-әнисе янына кайтып кергән. Ярый алар әле Казаннан ерак яшәми. Озак та үтми, Миләүшәнең банк карталары «эшләми» башлый, тиз арада йорттагы өлешен башка кешегә яздырталар. Ниһаять, аерылышыр көн җитә. Судта Идрис балаларны әниләренә бирмәячәген әйтә. Миләүшә үзен яклап кая гына бармый, әмма ярдәм итүче табылмый. Балалар әтиләрендә кала.
– Август аеннан бирле ут эчендә мин. Сабыйларымны сөясем килә. Төннәр буе аларны уйлап елап чыгам. Аерылып кайткач, тегүчелеккә укыдым. Өйдә заказга киемнәр тегә башладым. Әкренләп акча күрдем. Каенанама күпме генә шалтыртсам да, балалар белән сөйләштермәде. Соңыннан бөтенләй «кара исемлек»кә тыкты, – ди ул. –Ирем чит илгә йөреп эшли иде. Анда берничә фирмасы бар. Март аенда шунда киткән булган. Коронавирус аркасында кайта алмый калган. Узган атнада телефоныма каенанамнан шалтырату булды. «Балаларыңны килеп ал! Мин аларны ашатып ятмыйм! Кирәкләре юк! — ди. Районнан ничек чыгып киткәнемне дә хәтерләмим. Өч көн инде сабыйларым минем янда. Кеше зарланып ятканда, мин бу вируска рәхмәт укыйм. Син бит могҗиза кылдың! Күпме судны җиңә алмаган идем, коронавирус миңа балаларымны кайтарды, — ди Миләүшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев