Ир-ат йөртүчеләрне автоинспекторлар туктатачагы турындагы мәгълүмат - фейк
Россия Эчке эшләр министрлыгында ир-ат йөртүчеләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, хәрби комиссариатларга җибәрәчәкләр дигән хәбәрне кире кактылар.
Скринны, янәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәнең күрсәтмәләре фейк дип атаганнар, ә анда мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Журналистларга һәм интернетның гади кулланучыларына шикле мәгълүматка ышанмаска һәм бары тик рәсми чыганаклардан гына белешмәләргә ышанырга, дип мөрәҗәгать иттеләр министрлыкта.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ir-at-iortucelarne-avtoinspektorlar-tuktatacagy-turyndagy-maglumat-feik-5860421
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев