Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җир асты юлында утырып, гармунчы көненә күпме акча эшли?

Бауман урамындагы җир асты юлында 37 яшьлек Альберт Миңнуллин инде ярты елдан артык Хәния Фәрхинең җырларын уйный. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ул Хәния Фәрхи белән бәйле истәлекләре, җир асты юлында гармун уйнауның ни дәрәҗәдә табышлы булуы, ни өчен үзенең ялгыз калуы һәм чынга ашыра алмаган хыяллары турында сөйләде.

Альберт Миңнуллин Бауман урамындагы җир асты юлының метрога кереп киткән урынында утыра. Көн саен диярлек шушы эшенә чыга. "Тукай мәйданы" метро станциясенә төшкән баскычтан соң метро ишекләре янындагы урындык, чемодан, чемодан эчендә чиләк, гармун - Альбертның эш урыны шушы. Өс киемнәрендә генә сәгатьләр буе гармунда уйный. Хезмәт хакы - үтеп баручыларның чемодан эчендәге чиләккә салган акчасы. Без унда килдек, килеп кенә утыруына карамастан, ниндидер бер миһербанлы кеше илле сум акча салган иде. Калганы - вак акча, башлыча илле тиенлекләр һәм бер сумнар. Барлыгы алтмыш сум тирәседер. Без бер сәгать тирәсе Альберт белән сөйләшкәндә өч кеше акча салып китте.

Фамилиям - шагыйрьнеке!

Альберт "Татар-информ" хәбәрчесенә үз фамилиясе белән горурлануы турында әйтте.

- Фамилиям минем яңгырап тора торган, күренекле шагыйрь, сәясәтче, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллинныкы кебек!

Иң яраткан җырчым - Хәния Фәрхи

Альберт башлыча татар җырчыларының моңлы җырларын башкара. Ә иң яратканы - Хәния Фәрхи җырлары. Аның җырларын ул яшь вакыттан ук тыңлап үскән.

- Мин яшь егет булганда ук Хәния Фәрхине бик яратып тыңладым. Хәния апаның иҗатын, Хәния апаны үзен бүгенге көндә дә бик яратам, хөрмәт итәм. Хәния апа итәгатьле, якты йөзле, ачык күңелле бик әйбәт кеше иде ул, - дип әйтте гармунчы.

Ул җырчы Хәния Фәрхи белән шәхсән таныш булуын - концерттан соң күрешеп сөйләшкән булуын әйтте.

- Хәния апаның концертларына гел йөреп тордым, - ди Альберт.

Гармунчы ир Хәния Фәрхинең ире Габделхәй Биктаһиров белән дә сөйләшкәне булуын горурланып искә төшерде. "Вакытның ничек үтеп киткәнен сизми дә калдым", - дип искә ала ул Хәния Фәрхи белән сөйләшкәнен. "Кызганыч, Хәния апа белән иркенләп сөйләшкән булмады", - дип, үзенең хыяллары белән дә уртаклашты.

"Хәнияне озатырга барасыңмы дип дустым чәчәк тотып килгән иде"

Гармунчы сүзләренчә, Хәния Фәрхи кебек кеше дөньяда бүтән юк һәм булмаячак та.

- Хәния Фәрхи үлде дип миңа бер дустым әйтте. Хәнияне озатырга барасыңмы дип, кулына чәчәк тотып килгән иде иптәшем. Бардык, Хәния апаны озаттык. Хәния апаның үлемен мин бик авыр кичердем.

Альберт җырчыны соңгы юлга озату церемониясен оештыруга карата ризасызлыгын әйтә. "Килгән халык та, Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры эшчеләре ризасызлык белдерделәр. Хушлашырга килгән кешеләр аны күрә алмады. Хәния апаны машинага салдылар да, җирләргә алып киттеләр", - ди гармунчы.

Хәния Фәрхинең үлеме, аның якыннары турында ватсапта таралган аудиоролик Альбертка да килеп ирешкән.

- Мин бер гайбәткә дә ышанмыйм. Җитмәсә, Хәния апа турындагы сүзләргә, чөнки Хәния апа андый кеше түгел ул. Дөнья бит бу, ә дөньяда нәрсә генә булмас. Хәния апаны яратмаучылар да бардыр, нишләп булмасын. Әмма берсүзсез, Хәния Фәрхине яратучылар һәм хөрмәт итүчеләр күбрәк.

Альберт татар эстрадасында Хәния Фәрхине яраткан кебек Салават Фәтхетдиновны гына яратуын әйтте.

- Салават абый миңа тавышы, моңы, холкы, үзен тотышы һәм эчке сыйфатлары белән бик ошый. Хәния апа кебек үк бик итагатьле, әйбәт һәм бик тәртипле кеше.

"Моңлы җырлар яратам!"

Альберт Миңнуллин сүзләренчә, татар эстрадасында җырлый белмәгән җырчылар да күп.

- Минем яратмаган җырчыларым да бар. Кайсыберләре җырлый белми, кемнеңдер моңы юк. Мин моңлы җырлар яратам. Сәхнәдән яңгыраган җырның моңы, мәгънәсе булырга тиеш. Дискотекалардагы, барабаннарга сугып җырлана торган "җырларны" мин аңламыйм да, яратмыйм да. Миңа калса, алар булырга, сәхнәләрдән яңгырарга тиеш тә түгел. Соңгы арада элеккеге моңлы уен коралларының дәрәҗәләре төште, кирәк түгел алар хәзер. Гармун белән, гармун белән җырлаучылар бетте. Элек бар иде алар, шуңа күрә элек моң да бар иде. Хәзер бөтен җирдә синтезаторлар, электрон музыка, гитара һәм башка әллә-нәрсәләр. Гармун онытылып бара, ә гармунны онытырга ярамый!

Без сөйләшкән арада, бер хатын килеп Альбертны орыша башлады. "Монда бер әби утыра иде. Менә сез килдегез дә, ул әбине кысып чыгардыгыз. Ул әби гармунда татар җырларын уйный иде. Алай эшләргә ярамый", - диде ул. Альберт берни әйтмичә тыңлап торды. Хатын киткәч, ул әбинең гаиләсе дә, яхшы фатиры да, җитәрлек акчасы да бар дип акланды. "Беләм мин ул әбине. Бик бай карт әби ул. Шуңа карамастан, ул, рус әйтмешли, әле һаман да чукынып йөри. Күрәсең, кешегә акча җитми", - ди гармунчы.

"Бәйрәмнәрдә көненә 2 мең дә җыела"

Җир асты юлында утырып, гармунчы көненә 500-800 сум акча эшли икән.

- Әгәр дә көненә мең сум акча җыела икән - ул минем өчен зур бәхет. Бәйрәмнәрдә 2 меңгә хәтле җыелырга мөмкин", - ди гармунчы.

- Бу урында утырасыз дип кем дә булса дәгъва белдергәне, акча сораганы бармы?

- Юк. Беркемгә дә түләмим. Мин эш урыны сорап, Интернеттан хөкүмәткә дә мөрәҗәгать иттем. Җавап килде, әмма әлегә хәл ителмәде.

"Кызлар миңа карамый"

Альбертның зур сәхнәдә түгел, авыл клубында да чыгыш ясаганы юк.

- Мин инде кечкенәдән үк зур артист, чын җырчы буларга хыялланам. Концертларымны куярга, рәхәтләнеп җырларга бик теләдем, әмма хәзер юк инде ул, нишләтәсең. Минем диплом юк. Мәктәптән соң бер җиргә дә алмадылар. Төрле җирләргә - техникум, колледжларга барып караган идем, без сезне ала алмыйбыз, андый мәктәпне тәмамлаган кешеләр безгә кирәкми, диделәр. Мин үзем 56 коррекция мәктәбендә укыган идем. Музыкаль белемем шулай ук юк. Дүрт яшьтә миңа әни гармун алып бирде, шунда үзем уйнап, үзем өйрәнеп үстем. Иң беренче уйнаган җырым - ул Венера Ганиеваның "Туй күлмәге" дигән җыры иде, - ди гармунчы.

Альберт тумышы белән Казаннан, шәһәрдә үскән, әмма татар телен әйбәт белә. 9 класс белеме генә бар. Гармунчының әтисе - Вәлихан Миңнуллин - тумышы белән Апас районыннан. Әнисе Рузалия Казан кызы. Әтисе Альберт тугач та гаиләсен ташлап киткән. Әмма ул аңа ачу сакламый - Альберт әнисенең яшь вакытта эчәргә, күңел ачып йөрергә яратканын сөйләде. Әмма әнисенә дә үпкәсе юк.

Альбертның хатыны да, балалары да юк. Моның сәбәбен дә аңлатты ул. Аның төп проблемасы -тумыштан авыру булуы.

- Инде туганнан бирле эпилепсия белән авырыйм.Шуңа күрә үз мәхәббәтемне тапмадым. Тормыш иптәшемне табарга күпме тырышсам да, бәхет миңа әле бер генә тапкыр да елмаймады. Бәхет тә, хатын-кызлар да. Ниләр генә эшләмәдем, ничек кенә игътибар билгеләре күрсәтмәдем, бер кыз да миңа карамый. Үзем нык теләсәм дә, хатыным да, балаларым да юк. Минемчә, беркемгә дә авыру ир кирәк түгел.

Альберт хәзер әнисе һәм апасы белән яши.

- Апамның кечкенә малае бар. Аларга булдыра алганча ярдәм итәм. Башка якын кешеләрем юк та инде. Үз гаиләмне бик телим, ләкин нишләргә соң инде, берничек тә булмый бит!

Альберт Миңнуллин Интернетта Президент сайтына берничә тапкыр ярдәм сорап язуын әйтте. "Мин һаман шул сайтка язам, миңа җавап бирәләр", - диде ул.

Гармунчы Хәния Фәрхинең гармунда уйный белүен күптән түгел, Интернетта "Хозяин дома" тапшыруын карагач белүен әйтте.

Альберт "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең "Борма-борма юллар" дигән җырын уйнап күрсәтте. Гармунчы сүзләренчә, Хәния Фәрхине соңгы юлга нәкъ менә шушы җыры белән озатканнар. "Җеназа вакытында да Хәния апаның шул җыры яңгырады", - диде Альберт.

Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары.

Хәния Фәрхинең кырыгын искә алу.Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб. Хәния Фәрхинең кызы Алия белән интервью.

Хәния Фәрхинең истәлегенә багышланган концерттан фоторепортаж.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев