Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Йосыф Алан авылында яшәүче Җәлилов Кавил Җәлил улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район советы башкарма комитеты, Юлбат авыл җирлеге, район социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се.

Йосыф Алан авылында яшәүче Җәлилов Кавил Җәлил улын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Җәлилов Кавил Җәлил улы 1935 елның 18 ноябрендә Йосыф-Алан авылында туа. 1953-1956 елларда армиядә хезмәт итә. 1959 елдан 1995 елга кадәр “Искра” колхозында төрле эшләрдә эшли. Ул күп еллар Сабага сөт ташуда катнаша. Үз эшен намус белән башкара. Эшләү дәверендә мактау грамоталары белән бүләкләнә. Бүгенге көндә  туганнары тәрбиясендә яши.

                    Хөрмәтле Кавил абый!

Сезне ихлас күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез, туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.

          Сәламәтлек ташламасын сезне

      Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта

     Яшәү яме, дөнья иминлеге

     Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

         Күңелегезгә җыйган яхшылыклар

     Изгелекләр булып кайтсыннар

     Туар таңнар алып килсен сезгә

     Сәламәтлек,бәхет,шатлыклар

                          

Хөрмәтле  Кавил абый !

   Бәйрәмегез мөбарәк булсын. Көннәрегез матур, имин, якты,тыныч  булсын.  Киләчәк көннәрегез тыныч, картлыгыгыз кадерле, гомерегез хәерле булсын

    Алдагы гомер елларыгызны  тынычлыкта ,  муллыкта , кадерле һәм хөрмәтле кеше булып яшәп үткәрергә язсын.

        

  Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район советы башкарма комитеты, Юлбат авыл җирлеге, район социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев