“Инәй, Хәния китте, бөтенләйгә китте”, — диде кызым”
Туган ягы - Башкортостанның Тәтешле районында җырчы Хәния Фәрхи вафат булды. Ул 13 июльдә әнисенең хәлен белергә кайткан булган. 27 июльдә Казанга килергә чыккач, кинәт хәле начарланган һәм аны район үзәк хастаханәсенә китергәннәр. Тик соң була. Хәния Фәрхи реанимация бүлегендә мәңгегә күзләрен йома. Табиблар әйтүен-чә, аның тромбы кузгалган.
- Казанга барырга дип юлга чыктык. Бар да яхшы, җырлап бара идек. Кинәт апаның хәле начарланды, - ди сеңлесе Фирүзә ханым.
"ЯРТЫ СӘГАТЬ ЭЧЕНДӘ ҮЛДЕ"
Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. 1960 елның 30 маенда Тәтешле районында туган.
- Хәниянең үлеме - безнең өчен зур югалту. Иң беренче булып Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов кайгы уртаклашты һәм оештыру эшләрен лаеклы итеп башкарып, якташыбызны тиешле дәрәҗәдә озатуны йөкләде, - диде Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев. - Ул шулкадәр тыйнак җырчы иде. Безне беркайчан борчымады. Бу юлы аның хәтта районга кайтканын да белмәдем. Хәния белән бер ай элек телефоннан сөйләштек. Планнары зурдан иде. Быел кулланышка тапшырылган яңа мәдәният сараенда хәйрия концерты оештырырга теләде.
- Хәния ханымны 16.22 сәгатьтә туганнары хастаханәгә алып килде. Хәле чиктән тыш авыр, аңында түгел иде. Тиз арада бөтен мөмкинлекне эшкә җиктек. Әмма йөрәген эшләтеп җибәреп булмады, ярты сәгать эчендә үлде. Мондый диагноз белән - тромб кузгалып, үпкә тамырына утырган - беркайда ярдәм итә алмаслар иде, - дип сөйләде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Нияз Зыятдинов. - Шушы хәл булырга бер атна кала Хәния ханымга ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Тик ул хастаханәгә ятудан баш тарткан. Билгеле, без мәҗбүр итә алмыйбыз. Вакытында дәваланса, бәлки, мондый бәхетсезлек булмас та иде.
"ҮЗЕН САКЛАМАДЫ, ЯНДЫРДЫ"
Хәния Фәрхи белән хушлашу 28 июльдә иртәнге сәгать 10 да Тәтешле мәдәният сараенда үтте. Аны озатырга бөтен район халкы җыелган. Уфадан күп артист кайткан иде. Һәммәсенең күзендә яшь.
- Бу ачы хакыйкатькә ышанасы килми. Бүген бер канатыбыз сынган кебек хис итәм, чөнки Хәния безнең арада якты йолдыз иде. Аның күңеле чиста булды. 1991 елдан бер-беребезгә терәк, киңәшче булып, иҗатта бергә атладык. Кайда гына укымасын, эшләмәсен, яшәмәсен, туган иленә, халкына тугры булды. Соңгы юлга да туган ягыннан озатабыз, - диде җырчы Айдар Галимов.
- Бүген бөтен татар дөньясы, шулай ук җырларым да тирән кайгыда, - дип белдерде Зифа Нагаева. - Хәния - иҗатымның чишмә башы, җырларымның яшьлеге. Мине Хәния композиторы, Хәниянең Зифасы, дип йөртәләр иде. Гаиләләр белән аралаштык. Һәр программада алтышар җыр башкара иде. Иң беренче "Бәхеткә түзеп кара" җырын алар Чаллыда яшәгәндә үзләренә кунакка барганда юлда яздым. Кире кайтканда "Бәхет теләгез безгә" дигән җырны Габделхәй белән матур мәхәббәтләренә багышлап иҗат иттем. Хәния җырларымны халык күңелендә мәңгегә калдырды. Хәния үзен сакламады, күп яклап яндырды. Ирләр сыман нык эшләде. Туктаусыз гастрольләрдә йөрүгә йөрәк ничек чыдасын?! Әлбәттә, сәламәтлегенә тәэсир итми калмагандыр. Эх, Хәния, җырлыйсы да җырлыйсы иде бит. Оҗмах түрендә иң зур йөрәкле сандугач булып сайрап торырга язсын сиңа!
- Без Хәния белән - сабакташлар. Казанда театр училищесында бергә укыдык, - диде Барда телерадиокомпаниясе директоры Җәүһәрия Габделхакова. - Авыр вакытларда, елыйк мәллә, дип әйтә иде дә, әй, еламыйк әле, Җәүһи дустым, җырлыйк, дия иде. Шуңа күрә без дә еламыйк. Хәниянең җырларын җырлап яшик. Бәгырьләрне телеп, йөрәкләрне әрнетеп, ярып киттең Хәния. Ходай бар гөнаһларыңны кичерсен. Оҗмах түренә сиңа җырлап керергә язсын!
- Барыгызга да бик зур рәхмәт. Безнең кебек кайгы күрмәгез. Алты баладан (өч кыз, өч малай) икәү генә калдык. Хәния апа сәхнәнең генә түгел, гаиләбезнең йолдызы иде, - дип елап сөйләде җырчының бертуган сеңлесе Фирүзә ханым.
Хакимият башлыгы Рушан Гәрәев, тиздән Тәтешледә ачылачак зур микрорайондагы (1200 йортка исәпләнгән) иң матур урамнарның берсе Хәния Фәрхи исемен йөртәчәк, дип белдерде. Әлеге хәбәрне якташлар алкышлап кабул итте.
"ДҮРТЕНЧЕ БАЛАМНЫ ҖИРЛИМ"
Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апага 87 яшь. Район үзәгендә көн күрә. Җырчы 15 ел элек әти-әнисенә йорт алып биргән. Фәрхлислам абый 9 ел элек дөнья куйган.
- 56 ел бергә яшәдек. Бер тапкыр кул күтәрмәде, ләкин бик каты эчте, - дип сөйләде Фәния апа. - Башта Тәтешле районының Салаюа авылында гомер иттек. Сала беткәч, монда күчендек. Алты балага гомер бирдек, бүген дүртенчесен җирлим. Олы кызыбыз Җәмгыя ун ел элек чирләп үлде, аның артыннан Тимергалине автобус бәрдереп гүргә кертте, Нурислам фаҗигале төстә һәлак булды. Бүген Хәниям калдырып китте. Сабыр итәргә тырышам, урманга барып, Ходайдан: "Түземлек бир, юләрләнергә юл куйма", - дип сорыйм. Улым Салават һәм төпчегебез Фирүзә гаиләләре белән Тәтешледә яши. Ярый алар бар, дим.
Хәния гаиләдә өченче бала иде. Холкы, сөйләшүе нәкъ әтисенеке кебек. Җырчы булуына ирем Фәрхлислам каршы килде. Бухгалтер итеп күрергә теләде. Ләкин Хәния кечкенәдән җыр-моңга тартылды. Әтисе кебек гармунда уйнады. Мәктәпне тәмамлагач, башта Уфага барып карады, үтә алмагач, Мәскәүгә юл тотты. Җырчы булгач, әтисе исемен кыскартып, фамилия ясады. Хәниянең кыз фамилиясе - Әҗмөхәммәтова.
- Хәния апа кайчан кайтты?
- Ул Казанда хастаханәдә яткан. Шуннан чыккач, берүзе поезд белән монда кайтты. Җаны ашкынган, әҗәл чакырып кайтаргандыр инде. "Бераз ял итәм, 4 августта Уфада теплоходта чыгыш ясыйсым бар", - диде. Ләкин хәле бик үк яхшы түгел иде. Гел елады, догалар укыды. Казанга китәсе көнне дә күзләре яшьләнде. Ни булды, дим. "Шатлыктан елыйм, әни", - диде. Аны кызганып, үземнең дә күңелем тулды.
Казанга китәр алдыннан кызым Фирүзәдә идек. Әй ашкынды Хәния, барысыннан алда машинага чыгып утырды. Шуннан мине йортыма китереп куйдылар. Хәния: "Инәй, сине дә Казанга алып китәм. Аннары Мәскәүгә барырбыз. Төшермим", - дип машинада барганда кычкырып көлеп шаяртып та алды. Башка вакытта фотога төшеп, елашып саубуллаша идек. Бу юлы тыныч күңел белән, кичке сәгать 4 тә хәерле юл теләп, озатып калдым. Озак та үтмәде, ике полиция хезмәткәре килеп керде. Алар артыннан Фирүзә кайтты. "Инәй, Хәния китте, бөтенләйгә китте", - ди кызым. Башта аңламадым, ире кайткандыр, дигән уй да кереп алды. Казанга дип чыгып киткән кешене үлгәндер дип ничек уйлыйм?! Һаман ышана алмыйм.
Хәния кайткан саен шәл бүләк итте. Хәзер шуларны иңемә ябып, күңелемне юатырмын инде. Казанда җирләнүенә каршы идем, ләкин Хәния үзе шулай теләде. Исән чагында бу хакта әйткәне булды. Җир куены кайда да бер, ире, балалары Казанда булгач, моның белән килештем (Майда Хәния Фәрхинең өченче оныгы туды, кызы Алия ике кыздан соң малай алып кайтты - ред.).
Эльмира СӘЛАХОВА, Тәтешле районы
Ирек мәйданы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев