Инвалидлар декадасында хәйрия акциясе
Декабрь башы ел саен Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гади аралашу бик мөһим. Аларның кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булуы мөһим. 5 декабрь көнне, Инвалидлар Декадасы кысаларында Эзмә авыл җирлегенен Эзмэ мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия акциясе уздырдылар - Йосыповлар, Юсупҗанова Илзирә, Шайдуллина Фәридә һәм Фаттахов Илмирның өйләренә барып, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Мәдәният йорты үткәргән мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев