Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җиңүнең 79 еллыгына багышланган #МойГеройМояСемья акциясе дәвам итә

ТРК «Саба дулкыннары» төркеменә язылучыларыбыз да #МойГеройМояСемья акциясенә кушылды. Ландыш Гарипова язмасын тәкъдим итәбез.

Моннан 400 еллар элек, Казкаш елгасы буеннан ерак түгел Аю аланы дигән Саба янындагы урманга Килдебәк белән Бирдебәк исемле бертуганнар килеп урнаша. Ләкин анда озак яшәмиләр Казкаш елгасы буена хәзерге кибетләр тирәсенә күчеп утыралар. Килдебәк урнашып кала, Бирдебәк ары китә. Авыл исеме дә Килдебәк булып кала. Мин сезгә Килдебәк нәселенең сигезенче буынында туып үскән Васыйл бабаем турында язасым килә.
Васыйл бабай Мөхетдин белән Бибихажәр гаиләсендә 10 баланың 5 енчесе булып 1923 елның 20 ноябрендә дөньяга килә. Милләте буенча татар. Килдебәк мәктәбендә 4 класс белем ала. "Искра" колхозында гади эшче булып эшләгән.
Сугыш башланганда бабайның Бөгелмә шәһәрендә тимер юл салган вакытлары була.
1942 елда кыш көне бабай сугышка китә. Башта Суслонгерда сугышка өйрәтәләр. Иң беренче сугышка кергән урыны Сталинград яны. Ул анда яралана. Аннан соң Саратов, Чиләбе шәһәрләрендә госпитальдә дәвалана. 2 һәм 3 нче Украина фронтында катнаша.
Будапешт, Вена, Запорожье шәһәрләрен алуда катнаша. Кече сержант булып хезмәт итә.
"За победу над Германией в ВОВ 1941-1945г", " За боевые заслуги в ВОВ 1941-1945г", "За взятие Будапешта в ВОВ 1941-1945 г", " За взятие Вены в ВОВ 1941-1945 г", "За взятие Запорожья в ВОВ 1941-1945г" медальләре һәм II дәрәҗәле Орден белән бүләкләнә.
Сугыш беткәндә бабай Чехословакиядә була. Сугыштан ул 1947 елда гына кайта. Сугыш үзенең эзен калдыра. Ул II группа инвалид. Бабай белән бергә сугышта ,аның әтисе һәм әтисенең 3 бер туганы үлеп кала. Авылга кайткач бабай Фәүзия исемле кызга өйлэнә. Әбием тыл ветераны. "Сугыш вакытында тракторлар да йөртек кызым"- дип искә ала торган иде әби. Әби белән бабай 4 бала тәрбияләп үстерәләр. 1951-1979 елларда бабай Саба леспромхозында эшләп лаеклы ялга чыга.
1996 елнын 31 нче январендә бабай, 2014 елнын 31 декабрендә әби вафат була.
#МоиГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев