Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җиңүнең 79 еллыгына багышланган #МойГеройМояСемья акциясе дәвам итә

ТРК «Саба дулкыннары» төркеменә язылучыларыбыз да #МойГеройМояСемья акциясенә кушылды. Адилә Шакирова язмасын тәкъдим итәбез.

Минем әбиемнең әтисе Шәрифуллин Габдулла Шәрифулла улы 1905 нче елда Сатыш авылында дөньяга килә. Башлангыч белем алганнан соң эшкә керешә, 1923 нче елда армия сафларына алына. Аннан әйләнеп кайтканнан соң колхозда эшли. Закирова Махисәрвәр белән тормыш корып, 3 бала үстереп, бәхетле генә яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышы башлана. Габдулла бабай сугышка 1941 нче елның августында мобилизацияләнә, гаиләдән 4 бертуган сугышка алыналар. Беренче хатны бабай юлдан яза, Харьков якларына китүләрен хәбәр итә. Икенче хат фронттан килә.
1942 нче елның мартында хәбәрсез югала. Бертуганнарының да тормышы аянычлы тәмамлана- абыйсы Гарифулла Шәрифуллин пленга эләгеп һәлак була, Файзрахман Шәрифуллин хәбәрсез югала, бары Фатхулла Шәрифуллин гына әйләнеп кайта, әмма алган яралардан 1949 нчы елда вафат була.
Батырлар даны мәңгелек...
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев