Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җиңү көне белән!

Бөек Җиңү Көне – 9 май – иң тантаналы, иң якын, иң кадерле һәм, шул ук вакытта, безгә аяз күк йөзе, ирекле тормыш бүләк иткән һәр кешене искә ала торган иң моңсу бәйрәм ул.

Бөек Җиңү безгә бик зур югалтулар аша килде. Татарстаннан гына сугышка җитмеш меңнән артык кеше китте һәм аларның яртысы туган якларына кире әйләнеп кайтмады.

Татарстан халкы һәрвакыт батырлыгы белән аерылып торды. Сугыш елларында да якташларыбыз үзләрен кыю һәм куркусыз сугышчылар итеп күрсәттеләр. Кулларына корал тотып сугышучылар белән беррәттән, завод-фабрика, колхоз-совхозларда тир түгеп эшләүчеләр, конструкторлар, төзүчеләр, нефтьчеләр, фән хезмәткәрләре, сәнгать әһелләре дә дошманны җиңү өчен бердәм фронт хасил итеп, Ватаныбызны саклауда катнаштылар.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Үзебезнең матур һәм рәхәт тормышыбыз өчен без Сезгә рәхмәтле. Сез безнең тормышыбызның маягы, ныклык, түземлелек, кыюлык символы, күпмилләтле бөек илнең көчле рухы!

Сугышчан һәм тыныч вакыттагы хезмәтегез, актив тормыш рәвешегез өчен Cезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш иябез, ветераннар. Без беркайчан да Cезнең батырлыгызны онытмабыз. Сугыш ачысы һәм аның хатирәләре – безнең йөрәкләребездә, нәсел тарихларыбызда. Сугыш турындагы фильмнар, изге гамәлләр, «Үлемсез полк», «Георгий лентасы» кебек игелекле акцияләр аша бу истәлекләр күңелләребездә мәңге яшәр һәм буыннан-буынга күчә барыр.

Сезгә чын күңелдән озын гомер, чиста аяз күк йөзе, һәрбер көндә бәхет һәм иминлек телибез! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү Көне котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев