Ингушетия башлыгы Путиннан вакытыннан алда отставкага китүе турында үтенгән (ВИДЕО)
Ингушетия Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров отставкага китү нияте турында белдергән. «Мин РФ Президенты Владимир Владимирович Путинга республика башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату үтенече белән мөрәҗәгать итәргә карар иттем", - диелә Республика милли телевидениесендә күрсәтелгән мөрәҗәгатьтә.
"Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, Евкуров Ингушетияне 2008 елдан бирле җитәкли. 2013 елның 8 сентябрендә республика башлыгы итеп икенче срокка, ә 2018 елның 9 сентябрендә — өченче срокка сайланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев