“Бу хәл Яңа ел каршылаганда булды. Тик бу турыда язсаң, районыбызны күрсәтмә, туганкаем. Абзыегыз - районда билгеле кеше, укып, халык көләрлек булмасын”, — дип искәртеп куйды җиденче дистә белән баручы Фәридә апа.
— Яңа ел алдыннан мунча керү гадәте безнең гаиләдә дә бар. Менә-менә кыз белән кияү, оныклар кайтып керергә тиеш. Алар кайтканчы юынып чыгыйк та, табын корырбыз, дип, карт белән мунчага киттек. Мин алданрак чыктым, абзыегыз миннән соң да чабынып калды әле. Кайту белән кабарып утырган камырыма тотындым. Балалар яраткан бәрәңге, эремчек шәңгәләре ясап, мичкә тыктым.
Шулай йөгергәли торгач, ике сәгатьләп вакыт үткәнен дә сизмәгәнмен. Ул арада балалар кайтып төште.
— Әби, бабай кая булды, күренми? — ди кияү, өй эчен урап чыккач.
Абзыегызның мунчадан соң, фуфайкасын да салмыйча, ятып тора торган гадәте бар. Тавышы-тыны булмагач, мин пешеренгән арада бүлмәсенә кереп яткандыр, дип уйлап йөри идем, анда да юк икән. Кинәт йөрәк “жу” итеп китте. Тизрәк мунчага йөгердем. Ишекне тартам-тартам, ачылмый. Бетте, харап булды картым!.. Җан авазы белән кычкыра-кычкыра ишек кагам, барлык көчемә дөбердәтәм.
— Җимермә мунчаны, тиле хатын! Ишек тыштан бикле!.. — дигән тавышка сискәнеп киттем.
И, юләр дә икән үзем! Тышкы яктан ишек келәсен тартып кайтып киткәнемне сизмәгәнмен дә бит!
Абзыең да аптырап тормаган: мунчада улыбыз илтеп куйган иске телевизор бар, шуны кабызып, эскәмиягә сузылып яткан да рәхәтләнеп концерт караган. Миңа үпкәләгән инде, билгеле. Мунчадан кайтып керү белән: “Кияү балакай, рәхмәт! Әл дә син бар әле мине искә алырга. Югыйсә, быел мунчага китеп, алдагы елда гына чыгасы идем...” — дип куйды.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев