Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөя Бәдретдинова: "Илфак көн саен диярлек төшемә керә"

Кичә "Болгар радиосы"ның турыдан-туры эфирында кичке тугыздан төнге унбергә кадәр ике сәгать буе Илфак Шиһаповны искә алдылар.

Алып баручы Айгөл Хәйруллинага кунакка Илфакның элеккеге хатыны Илсөя Бәдретдинова, "Аксу" студиясе җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров, Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов, "Безнең гәҗит" баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов һәм тарихчы Дамир Исхаков килгән иде. Илфак Шиһаповның никадәр сәләтле иҗатчы, үзенчәлекле шәхес, тугры дус булуы турында сөйләштеләр.

"Илфак көн саен диярлек төшемә керә, - диде Илсөя Бәдретдинова, - Көзгедән сөйләшкән кебек әйтәм, Илфак, син бит үлгән дим. Ә ул миңа үзенә хас калын тавыш белән җавап бирә: "Хәзер ди менә!" ".

Тапшыру азагыннан Илсөя болай диде: "Әгәр Илфак бу тапшыруны үзе тыңласа, "болай зурлагач, што син!" дип әйтеп куяр иде", - диде.

Тапшыруда Илфак Шиһапов исемендәге фестиваль булдыру идеясе турында да сөйләштеләр. Якын арада ул тормышка ашыр дип ышанып калабыз.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев