Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсөя Бәдретдинова: Дөрес яшәүчеләрнең күзләренә карыйсы килә... Алар гел бүтән төрледер инде?

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграмына кызыклы пост урнаштырган. Ул анда дөрес яшәргә өндәүчеләргә җавап язган.

"Бүген бер акыллы кеше белэн сөйләшеп утырдым...

Ул әйтә:"Сез дөрес яшәмисез! Дөрес ашамыйсыз! Дөрес йокламыйсыз! Дөрес суламыйсыз!",-диииии

Ит ашарга ярамый! Шикәр ярамый! Тоз ярамый! Кыздырган ярамый! Кайнар ярамый!

Корсакка ятып йокларга ярамый! Тиз-тиз суларга ярамый! Ващщще күп нәрсә ЯРАМЫЙ икән

Менә уйлап утырам әле: бәләкәй чактан ук кыздырган итне тоз сибеп ашарга яратам...һәм ашыйм да. Ашыйм да корсагыма ятып йоклыйм еще тагын. Үләәәәәм икән ... Ничек сулаганыма, гомумән, игътибар иткән юк! Дөрес яшәүчелэрнең күзенә карыйсы килә... Алар гел бүтән төрледер инде, имеееее?"

(Иң яраткан күлмәгемнең берсе бу. Ләйсән Хаҗиеваның алтын куллары теккән күлмәк).

Кулланучылар Илсөянең "дөрес яшәүчеләргә җавабын" бик ошатканнар һәм күп кенә җаваплар калдырганнар:

"Мәңге үлмәсләр инде ул "дөрес" яшәгән кешеләр"

"Үтердең көлдереп, үзеңчә яшә, рәхәтләнеп, ничек телисең. Кеше сүзен тыңла, үзеңчә эшлә"

"Бу акыллы кеше сүзенә карасаң, үләсе генә калган ич инде. Белгечләр белән дөнья тулы"

"Нигә дип сорасаң, нигә дип әйтергә бөтенләй ярамый дип җавап бирәләр алар"

"Үтердегез көлдереп! Дөрес яшәүчеләрнең ачуын китереп, үзегезчә типтереп яшәгез! Сез күпләргә үрнәк булырдай шәхес!!!"

И апасы, без авыл балалары шундый инде. Көненә бер тапкыр булса да, өстендә сап сары май йөзеп йөри торган итеп күсәк кадәр ит салып аш пешереп ашамасак, считай, ач без"!

"Маладис Илсөя"

"Беркемне тыңлама"

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев