Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илсур Һадиуллин район башлыкларына: Укытучыларга укытудан тыш эш кушуны чикләгез

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин район башлыкларына, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә укытучыларга укытудан тыш эш йөкләүне чикләргә кирәклеген әйтте.

Бу хакта Татар-Информ яза.

«2022 елда укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү турында закон үз көченә керде. Татарстан укытучыларыннан сораштыру нәтиҗәләре бу проблеманың әлегә актуаль икәнлеген күрсәтте. Укытучыларга укыту белән бәйле булмаган эш кушуны чикләвегезне сорыйм», - диде Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.

Мәгариф һәм фән министрының мөрәҗәгате район башлыкларына, министрларга һәм ведомстволар җитәкчеләренә юлланды.

Киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, район башлыклары, министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр, югары уку йортлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев