Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илназ Баһ улларының туган көненә ничә сум акча түккән?

Май ае җырчы Илназ Баһ гаиләсе өчен аеруча истәлекле ай: олы уллары Камилгә - 6, төпчекләре Марсельгә 1 яшь тулды. Бу уңайдан Баһлар Казанның бер бистәсендә өй арендалап зур бәйрәм үткәрде.


Илназ белән Гүзәл туган көнгә туганнарын һәм якын дусларын чакырган. Балалар белән бергә барлыгы 60лап кеше булды. Артистлардан Лилия Муллагалиева, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар, Замирә Рәҗәпова, Лилия Сибгатова-Борһанова бар иде. Балалар бәйрәме булгач, алар өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Өйдә балаларны аниматор Пират уйнатса, урамда караңгы төшкәнче батутта сикерделәр.


Илназ белән Гүзәл кунакларны казанда пешкән пылау һәм тәмле шашлык белән сыйлады. Артистлар җыелган җирдә җырсыз буламени? Илназ башлаган "эстафетаны" башка артистлар дәвам итте. Мәҗлесләр алып барып шомарып беткән Илназ шаян мәзәкләре һәм баянда уйнавы белән халык күңелен күрде. Камил, Рамил, Марсель фотосы белән ясалган җиләк-җимешле торт телне йотарлык иде! Аны балалар гына түгел, әти-әниләр дә "сыпыртты"!


Тәнәфес вакытында өч бала әтисе Илназ белән малай кешене ничек тәрбияләргә дигән темага аралашып алдык. "Беренчедән, малай кешене йомшак, чүпрәк итеп түгел, ә чын ир-ат итеп тәрбияләргә кирәк. Икенчедән, аның саран түгел, ә юмарт булуы шарт. Олыларны хөрмәт итә белергә, туганнар белән җылы мөнәсәбәттә, әби-бабасына рәхим-шәфкатьле булырга тиеш. Өченчедән, малайларны спортка тартырга, төрле түгәрәкләргә йөртергә кирәк", - диде Илназ.


Әңгәмәгә Илназның тормыш иптәше, җырчы Гүзәл Идрисова да кушылды. "Күп кеше улын аш-су өлкәсенә якын җибәрми. Ләкин ир кеше ашарга пешерә, керләрен юа белергә тиеш. Хәзер хатын-кызлар ир эшен эшли, машинасын да йөртә, утынын да кисә, гаиләсен дә тәэмин итә. Шуңа күрә бу - ир, тегесе - хатын-кыз эше, дигән әйбер юк хәзер. Аш-су әзерләгәндә, улларымны да өйрәтәм", - ди Гүзәл.

Реклама


"Туган көн үткәрү ничә сумга төшә?" дигән четерекле сорауга Гүзәл: "100 мең сум тирәсе", - дип җавап бирде. "Мин өйдә утыргач, сирәк эшләгәч, акчаны кысып тотарга яратам. Ә Илназ я кызганмаска, я бөтенләй берни дә үткәрмәскә, дигән фикердә. Бәйрәм оештырганда, аның истә калырлык, онытылмаслык булуын телибез. Һәр оештырылган чара үзен аклый, ләкин анысы мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе - якыннар белән җыелышу, бер күрешү - бер гомер!"


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев