Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары билгеле булды - исемлек

Татарстан Мәдәният министрлыгы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатларын игълан итте.

 

  • «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – Татарстанның халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;
  • «Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – Россиянең халык артисты Сәлахов Фирдинант Абдулла улы;
  • «Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйләҗев Фәүдәт Әхмәтзий улы һәм ТР халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы Мәдәният хезмәткәре көнендә, 25 мартта, ТР җитәкчелеге катнашында планлаштырыла, диелә ведомство хәбәрендә.

Илһам Шакировның иҗади юлын дәвам итү һәм милли вокаль традицияләрне саклап калу өчен 2020 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә куелды. Агымдагы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә гариза кампаниясе узган елның көзендә узды, дип хәбәр итә министрлык.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы Мәдәният хезмәткәре көнендә, 25 мартта, ТР җитәкчелеге катнашында планлаштырыла.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатлары 2020 елда «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова; «Вокал» номинациясендә(ир-атлар) – Татарстанның атказанган артисты Филюс Каһиров; «Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – Флёр Шакиров – Илһам Шакировның туганнан туган энесе булдылар.

 

Фото: Салават Камалетдинов, архив

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев