Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Илфак дисәң дә беләләр, Шиһапов дисәң дә... (Танылган журналист, продюсерның тормыш юлы, эшчәнлеге, истәлекләр)

Өченче көн, төш вакыты җитәрәк, "Илфак Шиһапов үлгән" дигән сүз таралды. Кызганыч, ул дөрес булып чыкты. Илфак әфәнденең, чыннан да, Бондаренко урамындагы фатирында дөньядан китүе турында мәгълүм булды.

Илфак Шиһаповны белмәгән татар юк. Аны киң җәмәгатьчелек продюсер, җырлар авторы буларак таный. Әмма беренче чиратта аның журналист булуын танырга кирәк. Ул озак еллар Лениногорск районы газетасында, "Татарстан яшьләре"ндә эшләде. Соңгы эш урыны исә - "Шәһри Казан" басмасы. Аның юмореска хикәяләре күпләргә таныш. Шулай ук аның нәширлек эшчәнлеген дә искә алырга кирәктер. Ул татарда беренче эротик "Тишек" сайты ачты, "Тишек", "Нихәл, кызый?" кебек газеталар нәшир итте.

Илфак Шиһапов социаль темаларга җырлар авторы да. Илсөя Бәдретдинова башкаруында "Алсу" җырын күпләр хәтерлидер. Скандаллы җырлары да булды - мәсәлән, "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырын татарчага "Алабута" дип тәрҗемә итеп (аны Айсылу Габдинова башкарды), шул җыр белән Мәскәү телевидениесенә үк барып керде ул. Ә былтыр җәй исә Илфакның тагын бер проекты, ул да булса Резеда Ганиуллинаның Болгардагы Ак мәчет каршында төшерелгән клибы, татар мөселман җәмәгатьчелегендә шау-шу күтәрде.


Илфак Шиһапов туры сүзле, фикерле булуы белән аерылып торды. Аның һәр мәсьәләгә үз карашы бар иде. Без аның белән соңгы тапкыр 19 май көнне, Пионерия көне уңаеннан сөйләштек. Шунда ул: "Пионерия оешмаларын кире кайтарырга кирәк" дип, ялкынланып сөйләгән иде.


Илфак Илдус улы Шиһапов Лениногорск районының Иске Иштирәк авылыннан. Журналистикада үз каләме булса да, күпләр аны продюсер буларак белә. Дөресрәге, элеккеге хатыны Илсөя Бәдертдинова белән уңышлы тандем, аларның берсен - җырчы, икенчесен продюсер итеп танытты. Илфак Шиһапов - социаль темага җырларның көен дә, сүзен дә үзе язган бердәнбер автор.


Илсөя һәм Илфак исемнәре 2015 елның кышыннан яңа яңгыраш алды. Моңа иҗади гаиләнең таркалуы сәбәпче. Иң элек алар ир белән хатын буларак кына аерылышса, соңрак исә Илфак әфәнде Илсөягә үзе язган җырларны башкаруны тыйды, шуның белән барлык хокукларның бары үзендә икәнен исбатларга тырышты.


Илсөя "ирекле йөзү"гә чыкканнан соң, продюсер яңа җырчы - Айсылу Габдинова белән эшли башлады. Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдиновның кызы моңа кадәр дә җырлап йөргән. Тик аны популяр итү өчен бары бер җыр кирәк булган: "Алабута!" Бу "Ленинград" төркеме хиты - "Экспонат" җырының татарча версиясе. Илфак Шиһапов белән Данил Сәфәровның чүп үләне турындагы уртак иҗат җимеше, чыннан да, интернетны шартлатты. Бу - Илсөя белән аерылудан соң, исеме өстендә кара козгыннар очкан Илфак әфәндегә дә, Айсылуга да гаять зур популярлык алып килде.


Моның өстенә, Илфак әфәнденең яңа таланты ачылды, ул үзе дә җырлый башлады.


Илфак Шиһаповның "Муравейник" сәүдә үзәгендә павильон арендалап, татар җырчыларының дискларын һәм татар вакытлы матбугатын сатуны оештыруын да әйтеп узарга кирәктер. Кибет ачканда ул: "Бу милләт өчен соңгы омтылуымдыр" инде дигән иде. Әмма сәүдә эше артык мантып китә алмады, кибет ябылды. Ябылу дигәннән, Илфак Шиһапов нәшер иткән шәхси газеталарның да гомере озын булмады. Башта айга бер, соңрак ике-өч айга бер тапкыр чыккан басмалар, соңрак бөтенләй басылмас булды. Илфак әфәнде моны исә, барлык акчаларының "Татфондбанк"та калуы белән аңлаткан иде.


Әмма шоу-бизнестан кала, Илфак әфәнденең иң зур җиңүе итеп, ихтыяр көчен атарга кирәктер. Даими спорт, суда пешкән боткалар ашап, ул 45 килога ябыкты! Аның артыннан байтак артистлар, шул исәптән авыл апа-абыйлары да ябыгырга омтылды. Хәтта Илфак әфәнденең үзеннән ябыгу серләрен сорашучылар да күп булды.


Илфак Шиһапов үзенең тормышын социаль челтәрләрдә күрсәтә барды. Боларда ул ялгызлыкка басым ясады. "Ялгыз ирнең иртәнге..., төшке..., кичке ашы", "Ялгыз ир уйлана" кебек сүзләр язып фотолар элде. Типсә тимер өзәрдәй, сәламәт ир-атны ялгыз тормыш туйдырды булса кирәк. "Тагын бер генә булса да бала үстерерлек хәлем дә, көчем дә бар, хатын эзлим" дигән белдерүләр белән дә чыкты.

Гомумән, Илфак әфәнде һаман кеше арасында, кеше күз алдында булды. Аның беренче никахыннан Зәринә исемле кызы, Илсөя Бәдертдинова белән уртак Нариман исемле улы бар. Ул - әтисенең копиясе.


Илфак Шиһаповның март аенда язган, соңгы шигырьләреннән берсе бигрәк тә күңелгә үтә:


Берәр кайчан, чып-чын картлык килгәч,
Чәчләргә чал кереп утлар сүнгәч,
Газраилне көтеп тик ятканда+
Бер кат күккә менеп - бер кайтканда,
Искә төшәр әле бу мизгеллэр...
Күз яшьләре, уйлап тилерүләр,
Бер матур төш кебек булыр алар,
Беткән булыр без үтәсе юллар,
Һаман шулай агар агымсулар,
Һаман шул ай җир-ананы урар,
Без ятырбыз Газраилне көтеп,
Тиле булган чаклар өчен нык үкенеп
Соңгы сулыш белән мин әйтермен тагын:
"Мин яраттым, мин яратам, яратырмын..."

Берәр кайчан, бөтен юлны үтеп беткәч,
Кемдер күктән: "Улым, тукта, җитте" дигәч,
Шуннан илче көтеп тик ятканда,
Юкка яшәмәдемме дип уйлаганда,
Искә төшәр әле бүгенге көн,
Синең белән булган һәр изге төн,
Бер матур төш кебек булыр алар,
Син кочакта чакта саташулар,
Бер үкенеч калыр бу язмыштан,
Бергә була алмаган буш тормыштан,
Шунда әйтер күкләр: "Очраштырдым.
Очраштырдым, таныштырдым, кавыштырдым.
Бар дөньядан куркып сөештегез,
"Кеше генә белмәсен тик" диештегез,
Үкенмәгез ул тормышны хак санагач
Кеше сүзе бәхеттән дә кыйммәт булгач"
...Берәр кайчан бөтен юлны үтеп бетәм,
Күктән: "Булды, улым" дигән сүзне көтәм....
Җавап итеп күккә кычкырырмын:
"Мин яраттым, мин яратам, яратырмын..."

Күккә карап сиңа телим теләк,
Шуны сорый бүген минем йөрәк,
"Бәхетле бул, акчаң булсын димен,
Булсын бик акыллы, яратучы ирең,
Ул кичерсен синең гөнаһларны,
Бәгыреңне читкә таратканны...
Балаларың булсын сау-сәламәт,
Һәр көн тоеп яшә җирдә рәхәт,
Тәңрем! Ялгышлардан сакла аны,
Гел яхшыдан булсын бар булганы,
Эшең барсын, иреш хыялыңа
Ак җәймәләр синең юлларыңа...."
Күккә карап сиңа бәхет телим...
Кайсы теләк кабул булыр - белмим,
Ләкин шуны беләм, һичбер сүзсез
Син бәхетсез булсаң - мин бәхетсез...


"Ике-өч көн элек кибеттә, киемнәр алып йөри иде"


(Ренат Галиәскәров, җырлар авторы):


-Илфак абый белән мине Илназ Гарипов таныштырды. Аңа кадәр дә белә идем инде, шуннан соң ныклап аралашып киттек. Мин аннан шактый кечкенә булсам да, ул миңа: "Абзый" дип эндәшә иде. Икебез дә иҗат кешесе булгач, сөйләр сүзләр, уртак темалар күп булды. "Әйдә, яз, синең килеп чыга бит" дип үсендерә иде мине. "Шундый-шундый шигыреңне таптым, шуңа көй языйм әле", - дип тә сорап ала иде. Әле менә бөтен "переписка"ны карап чыктым. Ышанырлык түгел.


Илфак абый төнлә йоклауны белмәде. Йә газетага мәкалә, йә җыр язып утыра иде.


Беркайчан "юк" дими, "ие, ие" генә дип тора иде. "Бер генә яшибез, төкерсәнә", - дия иде, азрак уфтана башласаң.


Өч-дүрт көн элек шалтыраттым үзенә. "Кибеттә әле мин, абзый, киемнәр алып йөрим", - диде. Кәефе дә бар иде. Мин инде барысы да әйбәттер дип уйладым...


"Илфак абый булмаса, Ризат Рамазанов та булмас иде"


(Ризат Рамазанов, җырчы):


-Мәдәният-сәнгать университетында укып, кая бареп бәрелергә белмичә, үз-үземә урын таба алмаган вакытта таныштым Илфак абый белән. Автоюгычта эшлим, төзелешкә китим микән дип аптыраган чаклар. Шәмси абый Закиров шулвакытта: "Илфак Шиһапов "Ахырзаман" дигән юмор төркеме оештырган, шунда барып кара әле", - дип, Илфак абыйның номерын бирде.


Май ае иде, шалтыраттым. Трубканы калын гына тавышлы бер ир алды. "Көзгә күрешербез, бер-ике анекдот өйрәнеп кил", - диде ул. Көзгә кадәр әле өч ай вакыт, авылга кайтып киттем.


Сабада ипотека йортларына штукатур биреп йөрибез. Минем кулдаш абый әйтә: "Ник син болай әрәм булып йөрисең, эстрадага кереп кара әле, минем хатынның туганы Римма Никитина дигән кыз Илсөя Бәдертдинова төркемендә йөри", - ди.


Шул көнне, сизенгәндәй, Илфак абый шалтырата: "Ризат, Илсөя апаң белән Оренбургка гастрольгә китәбез, "клавиша"да торырга һәм җырларга барасыңмы безнең белән?", - ди. Ике дә уйламый ризалаштым. Өйгә кайтып сөйләп бирдем дә, кичке электричка белән Казанга киттем. "Солнышко" тукталышына килергә кушты Илфак абый. Сумкамны асып киләм шулай. Өстенә ак күлмәк кигән, кулына газета тоткан, авызына тәмәке капкан бер ир басып тора. Илфак абый! Беренче күрүдән якын булды ул миңа. Шул мизгелдә үк үземнең авыл баласы булуымны да сөйләп бирдем.


Киттек Оренбургка. Концертка әзерләнәбез. Илсөя апа шыпырт кына иренә: "Кирәк түгел бу егет, Илфак, киенә дә белми, басып тора да белми", - ди. Илфак абый: "Торсын, үзебезнеке, торсын әле", - диде җайлап кына.


Илфак абый минем күңелдәге юморны да, җыр сәләтен дә ачып җибәрде. Сәхнәгә дә этеп-төртеп чыгара иде. Илфак Шиһапов булмаса, Ризат Рамазанов та булмас иде. Минем аңа рәхсәтем чиксезнең чиксезе.


Без - Вадим Захаров, Рифат Зарипов, Илдар Ямалиев, Алмаз Мирзаянов һәм мин, үзара "Без Илфак Шиһапов исемендәге мәктәпне тәмамладык" дип сөйләп йөрибез. Ул чыннан да шулай.


Илфак абый белән бик дус яшәдек, кунакларга да йөрештек. Туебызга ул суыткыч бүләк итте.


Төркемнән киткәндә дә аңлап кабул итте. "Бер урында таптанырга ярамый, үсәргә кирәк", - дип фатыйхасын бирде.


"Бул үземә генә" җыры чыккач, бер концерт вакытында күреп, кочаклап алды: "Сез барыгыз да минекеләр, булдырасыз, алга", - диде.


Бүген үлү хәбәрен ишеткәч, баштарак пиар дип кенә кабул иттем. Шундый кешенең вакытсыз дөньядан китүенә әле дә ышана алмыйм.


"Бер күрешергә дип йөрдек, өлгереп булмады"


(Раиф Усманов, "Ирек мәйданы" газетасының баш мөхәррире):


-Илфак белән моннан 18 ел элек, "Татарстан яшьләре" газетасында таныштык. Аның Казанга күченеп йөргән вакыты. Илфак инде үзенең күңелле юмористик хикәяләре аша танылган язучы иде. Соңгы елларда ул эстрада дөньясына кереп киткәч, сирәк аралаштык. Анда бернинди ясалмалылык юк иде - нәрсә уйласа, шуны әйтте, язды. Илфакның һәр нәрсәгә үз фикере булды, ул аны башкаларга такмады, ләкин үз дигәненән дә кире кайтмады. Башкалар бу хакта нәрсә уйлый, ничек кабул итәрләр, аңа карап тормады.


Бер күрешеп, сөйләшеп утырырга дип йөрдек, өлгермәдек.


"Туган авылында җирләнәчәк"


(Лениногорск районының Иске Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов):


-Илфакның авылда әнисе яши. Асия апага 78 яшь. Әнисе бик елый, ди. Әле яңарак кына апасы белән сөйләшкән идем Илфакның. Алар иртәгә алып кайтып, берсекөнгә генә җирләргә дип сөйләшкән булганнар. Асия апа "иртәгә" дип әйтә ди.


Бик кызганыч хәл. Зур югалту безнең өчен дә. 8 май тирәләрендә авылга да кайткан булган Илфак.


Иртәгә эшендә саубуллашу булгач, монда алып кайтачаклар. Кабер казып торачакбыз. Без зиратка рәттән җирлибез. "Әтигә-әнигә урын алып калу" дигән әйбер юк.


Илфак Шиһапов әйтерсең лә үзенең кинәт үлемен сизенгән һәм моңа әкренләп әзерләнгән. Чыга башлаган газеталарын, кибетен ябуы, татарда беренче "бомба проект" - Илсөя Бәдретдинова белән эшчәнлеккә нокта куюы...Болар барысы да ничектер аның фани дөнья белән хушлашуы кебек...

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев