Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Иләбәр авылыннан чираттагы гуманитар ярдәм ерак юлга кузгалды

Бу инде шундый дүртенче рейс. “Форд-Транзит” автобусына шыплап төялгән йөкне Райнур Рамазанов белән Ленар Ярмөхәммәтов алып китте.

Әлеге изге эштә “Игенче” җәмгыяте, “Иген” кооперативы, “Әхмәтов” хуҗалыгы, оешмалар (“Яшен”, “Сабагро”, Шәмәрдән күптармаклы предприятиесе, Саба МТСы, “Цинк Саба”, финанс-бюджет палатасы, Росреестрның Са­ба һәм Теләче районнары бүлеге коллективлары, эш­мә­кәрләр (Айдар Мәүлетов, Искәндәр Нуруллин, Ленар Хәсәнов), Эзмә, Мичән авыл җирлекләре халкы, Сабадан Гөлчәчәк Хуҗина, Лесхоз, Саба мәчетләре, фермерлар төркеме катнаша. 
Бер атна дигәндә барысы 435190 сум акча җыйналып, йокы капчыклары, өс, баш, аяк киемнәре, яңгырдан саклаучы плащлар, матрацлар һәм башкалар алына. Олыяз апалары кич утырып җылы оекбашлар бәйли. Балтачның Айдар төркеме окоп шәмнәре, кабызгычлар бирә.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев