Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Икшермә кадет мәктәп- интернаты базасында эшләп килүче “Яшьлек” балалар лагерының профиль сменасы Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов белән очрашты

Икшермә кадет мәктәп- интернаты базасында 1 июньнән - 18 июньгә кадәр “Яшьлек” балалар лагерының профиль сменасы эшли.

Шушы көннәрдә алар Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов белән очрашты. 

Әлеге сменада районыбызның иң актив, сәләтле, спортка гашыйк 80 баласы ял итә. 12 әйдаман бар. Шартлар елдан - ел яхшыра. Һәм традиция буенча монда бер ял иткән бала, алдагы елларда да килү теләге белән яши. Балаларның яхшы кәефтә булуы, яңа дуслар табуы һәм рәхәтләнеп ял итүе иң мөһиме. Иртәдән кичкә кадәр аларның һәр сәгате язылган план нигезендә бара. Җыр һәм биюгә дә игътибар зурдан.

Балаларга туклану да ошый. Көнгә берничә тапкыр кайнар аш, тәмле ризыклар белән сыйланалар. Аларның канәгатьлеге, биредә ял итүнең рәхәтлеге шат елмаюлы йөзләрендә чагыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев