Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ике яшьлек балага “ашыгыч ярдәм” чакырган ана, табибларга ачуы килеп, аларны исерек дип гаепләгән

Шушы көннәрдә Уфа районының Чесноковка поселогында кызыклы хәл булган: ике яшьлек балага чакыру буенча килгән "ашыгыч ярдәм" фельдшерларына исерек дигән гаеп белдергәннәр.

Бригаданы чакырткан ханым башта медиклардан аяк киемнәрен салуларын таләп иткән. Табиблар баш тарткач, ул кычкырырга һәм өйдән куып чыгару белән яный башлаган. Арытаба хуҗабикә "ашыгыч ярдәм" бригадасының җитәкчелегенә шалтыраткан һәм табибларны исерек дип гаепләгән. Нәтиҗәдә, медиклар наркологка анализлар тапшырган. Алкоголь табылмаган. Хәзер инде алар яла якканы өчен ханымның үзен җаваплылыкка тарттырырга ниятли.
Ә чынында медиклар бахилалалар кияргә тиешме?
Билгеле ки, табибларның төп максаты - тиз арада авыруга медицина ярдәме күрсәтү. "Ашыгыч ярдәм" бригадасын еш кына адекват булмаганнар һәм исерек хәлдәгеләр дә чакырта. Ә аяк киемен салу яисә бахилалар кию табиб гомерен куркыныч астына куярга мөмкин. Авыруның туганнары еш кына игътибар да итми: табиблар аяк киемендә керәме, аны саламы, я бахилалар кияме. Иң мөһиме - тиз арада авыруга ярдәм күрсәтү.
Әмма Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының норматив актларында һәр "ашыгыч ярдәм" бригадасы кулланылышында бахилалар булырга тиеш диелгән. Авыруның хәленә карап, белән бәйле алар аны кияргә тиеш. Әмма һәр секунд исәптә торган очракларда түгел, әлбәттә.
Шулай итеп, "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре мотлак бахилалар кияргә тиешме?" дигән сорауга "юк" дигән җавап дөрес була. Табиблар өчен пациент гомере беренче урында торырга тиеш, ә теләсә нинди тоткарлыклар моңа комачауларга мөмкин. Гражданнар исә үз чиратында "ашыгыч ярдәм" бригадасы эшенә каршылык күрсәтмәскә тиеш.

---
Өмет

Фото: https://medrussia.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев