Ике басу Арташ авылында яшәүче Ярмөхәммәтова Әлфинур Каюм кызын 90 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Арташ авыл җирлеге, социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се.
Ике басу Арташ авылында яшәүче Ярмөхәммәтова Әлфинур Каюм кызын 90 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.
Ярмөхәмммәтова Әлфинур Каюм кызы Ике басу Арташ авылында 1935 елның 8 декабрендә 3 нче бала булып дөньяга аваз сала.
"Мин 4 классны авылда, 5-6 классны Икшермә мәктәбендә укыдым. Мәктәптә укыган чакта басуга үлән йолкырга, арпа-арыш башлары җыярга чыгаралар иде. Камыл аякларны канатып бетерә иде, фронтка шешәләр, борчаклар җыя идек. Без кайда кушалар, шунда эшләдек. Әниләр безне сабыр, гадел, түзем, кеше әйберенә тимәскә, дип өйрәттеләр. Без шуңа күрә хезмәтне сөеп үстек.
Без әти-әтинең 4 баласы 4 шатлыгы идек. Әтинең әтисе бабай да шулар белән яши. Бу шатлык күпкә бармады. Шул вакытта авылыбызга шомлы хәбәр килеп иреште. 1941 нче елның июнь аенда сугыш башланды. Әти ферма мөдире булып эшләде. Әти бер кулына повестка, бер кулына 1 буханка ипи тотып кайтып керде.
Бик боек иде, төнгә чыгып китәбез, диде. Караңгы төн, урамда коеп яңгыр ява. Япь-яшь әтиләрне, олырак егетләрне сугышка алып киттеләр.
Әниләр әтиләрне озата баралар. Без өйдә 4 бала һәм бабай елап калдык. Шул китүдән әти 38 яшендә туган авылыбызга әйләнеп кайтмады. Әти сугышта вафат булды. Без 4 бала һәм бабай ятим калдык. Менә шуннан соң безгә караңгы моңсу төннәр, сагышлы моңсу көннәр башланды.
Аннан соң ачлык-ялангачлык башланды. Бөтен авырлык әниләр җилкәсенә калды. Әниләр үзләре ашамасалар да безне үлемнән сакладылар. Шулай итеп алар бөтен көчләрен куеп илебезне сакладылар. Әти назын күреп үсмәдек.
Авылда эшче ирләр калмый. Яшь малайлар һәм бабайлар гына кала. Ачлы-туклы малайлар үгез җигеп басу сөрәләр. Атлар ачка йөгенгән була. Бабайлар тубал асып чәчү чәчтеләр. Кышын чана, җәен арба тартып утын ташый идек. Җәй көне үләннән аш пешереп ашадык.
1944 нче елның август аенда бабай үлде. Бабай мине гел урманга җиләккә йөртте. Ул миңа каен тузыннан тырыс ясап бирде. Бабай чабата ясарга юкә алып кайта иде.
Минем читкә китү хыялы булды. Ул вакытта паспорт бирмиләр иде. Әнигә ярдәм итәсе килде. Кая барып эшкә урнашырга дип уйлый башладым. Шул вакытта бер уй килде башыма. Сабага чыгып киттем. 14 яшемдә Сабага крахмал заводына эшкә кердем. Анда зур-зур апа-абыйлар белән эшләдем. Мине бер дә кыерсытмадылар. Анда бик эйбәт кенә 7 ай эшләдем.
Менә мин дә үсеп җиттем. 16 яшемдә язылып Калинский өлкәсенә торфка эшкә киттем. Анда 2 ел булдым. Әз булсада акча түләүгә булсын дип. Аннан кайткач кулыма паспорт алдым. Паспорт алгач Пермьга киттем. Анда бик сагынып яшәдем. Бер таныш кеше дә булмады. Әнигә хат язып тордым. Кызым сагынгач, әни, кайт дип әйтте. Әтисез үссәк тә югалып калмадык Аллаһка шөкер. Әниебез тырышлыгы белән, үзебез тырышып эшләп үстек.
Ул вакыттагы тол әниләргә Аллаһы тәгалә зур батырлык һәм зур сабырлык биргән. Безнең газиз әниләргә зур итеп мәрмәр таштан һәйкәл салырлык. Без күргәннәрне сөйләп бетерерлек түгел. Бүтән сугышлар була күрмәсен исән-имин, сау сәламәт яшәргә язсын, " - дип искә алып сөйли Әлфинур апа.
Әтекәем, кайларда ята гәүдәләрең
Төшләргә дә керми шәүләләрең
Бигрәк мәхрүм булдыгыз шул
Бер кайда юк каберләрең
Шунысы өзә бәгырьләрне.
Әнинең үзе язган шигыре, дип искә ала.
1958 нче елда тормыш иптәше Ике басу Арташ егете Госман Ярмөхәмәтовка кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар совхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта кияве һәм кызы тәрбиясендә яши. 10 онык 23 оныкчыклары бар.
Хөрмәтле Әлфинур апа!
Сезне гомер бәйрәмегез, юбилеегез белән котлыйбыз. Иң кадерлесе сәламәтлек телибез. Йөрәгегез һәрвакыт яшь булсын, күңелегез картаймасын. Тормышта балалар, онык-оныкчыклар игелеге күреп, борчу-хәсрәтләр күрмичә, ходай биргән гомерегезне үз аякларыгызда йөреп, тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлек белән, күңел тынычлыгында яшәп үткәрергә насыйп булсын.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет,шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә ,
Көннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек –ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Арташ авыл җирлеге, социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев