«ИКаРенок»
3нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасының «RoboICEhall» командасына Саба урта мәктәбендә үткәрелгән техник иҗат фестивалендә Саба районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләге тапшырылды.
Яр Чаллы шәһәрендә "ИКаРенок" конкурсының республика этабында 3нче урын яулаган, Чиләбедә үткәрелгән масштаблы "ИКаР" Бөтенроссия һөнәри юнәлеш технологик конкурсында "Яшь инженерлар" номинациясендә бүләккә лаек булган 3нче номерлы "Шоколад" балалар бакчасының "RoboICEhall" командасына Саба урта мәктәбендә үткәрелгән техник иҗат фестивалендә Саба районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләге тапшырылды. Бәйрәм чарасында балаларның әниләре дә катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев