Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Игры престолов"ның 7 сезоны - татарча: проектта "Голос" тапшыруы финалисты Эльмира Калимуллина катнашты [+видео]

"Беренче studio" иҗади командасы җиденче сезонның "Тәхетләр уены"- "Игры престолов" трейлерын татар телендә чыгарды. Проектта Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, "Голос" телепроектының беренче сезон финалисты Эльмира Кәлимуллина катнашты.

"Карагыз әле, ничек әйбәт итеп Эльмира Кәлимуллина Вестероса Дейенерис Таргариен королевасына үзенең кабатланмас тавышын бүләк итте", - дип хәбәр итте проект вәкилләре.

Алар тамашачыларны проектка тавыш бирергә һәм "Миңа ошый" тамгасын куярга өнди. "Сездән караулар, репост һәм шәрехләр көтәбез. Бу - бик мөһим. Проектыбызга булышыгыз, һәм якын киләчәктә, бәлки, татар халкының дөньякүләм танылган хитларны үз туган телендә карау мөмкинлеге булачак!"

Эльмира Кәлимуллинадан тыш проектта Казанның танылган актерларыннан һәм режиссерларыннан Адель Зәйнуллин, Альбина Йосыпова, Искәндәр Нурҗанов катнашты. Текстны Разил Сабиров тәрҗемә итте.

http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


"Игры престолов"ның 7 сезоны - татарча: проектта "Голос" тапшыруы финалисты Эльмира Калимуллина катнашты [+видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев