«Игенче» хуҗалыгында сенаж салу эшләре бара.
Иртәнге 6дан кичке 18 сәгатькә кадәр механизаторлар, комбайнерлар, трактористлар басуда хезмәттә.
"Барсына да түзәбез, уңышы гына әйбәт булсын", ди алар. "Игенче" хуҗалыгында бер Макдон комбайны басуларда арышны ура. 2 Ягуар комбайны сенаж турата, 6 КамАз машинасы ташып тора. К-700 һәм т-150 тракторлары сенажны таптатып, урнаштырып баралар. Арыш мәйданнарында эшне 3 көндә тәмамларга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев