Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Игенче” ҖЧҖ кырларында урып-җыю эшләре тәмамлану өстендә

Хәзерге көнгә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте кырларында дүрт урып-җыю комбайны эшли. Комбайнерларның һәрберсе зур тәҗрибәгә ия, иртәдән кичкә кадәр ашлык суктыралар.Ашлыкны 3 машина амбарларга ташып тора.

игенче

Басудан кайткан ашлыкны вакытында эшкәртеп киптерү Һәм урнаштыру иң мөҺим бурыч.Иген амбарларга кергәнче бөтен этапны үтеп, тиешенчә эшкәртелә.

Эзмә һәм Шекше булекчәсендә урнашкан ике ашлык киптерү комплексы заманча җиһазландырылган, барлык эшләр автоматлаштырылган. Эш ике сменада оештырылып, анда: Рәхимуллин Инсаф, Хәмидуллин Ирек, Галиев Рөстәм, Ибраһимов Фиргатьләр, ындыр табагында Гайфуллина Ания, Галиуллина Ландыш, Зарипова Айзилә, Сәлихова Гөлназ, Әсәдуллин Расыйх ,Әсәдуллин Әмир, Мәҗитов Радик, Галимҗанов Ризатлар хезмәт куя. Барлык хисап эшләрен  склад мөдирләре Дәүләтшин Илсур һәм Сәгыйтов Илсурлар барлап, тәртипләп алып баралар. Һәм, әлбәттә, барлык эшләр дә баш агроном Галиев Нияз Хәбирҗан улы һәм  агроном Хазиев Рүзәл Рафик улы контролендә.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев