“Игенче» җәмгыяте боз мәйданчыгында агросәнәгать хезмәткәрләрләре профсоюзының район комитеты призына авыл хуҗалыгы предприятиеләре командалары арасында шайбалы хоккей турниры үткәрелде.
Ярышта “Игенче” җәмгыяте, “Тимершык”, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы командалары катнашты.
Җиңүне Тимершык хоккейчылары яулады. Боз хуҗалары – 2нче, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы командасы 3нче урынны алды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин призерларга медальләр, Грамоталар, акчалата конвертлар тапшырды. Барлык катнашучылар “Игенче”җәмгыяте уңганнары пешергән пылау, кайнар чәй белән сыйланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев