Явлаштау авылында яшәүче Сайфуллина Шәмсия Ярмөхәмәт кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.
210
0
Сайфуллина Шәмсия Ярмөхәмәт кызы 1930 елның 21 нче мартында Явлаштау авылында туа.
Явлаштау авылында яшәүче Сайфуллина Шәмсия Ярмөхәмәт кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.
Сайфуллина Шәмсия Ярмөхәмәт кызы 1930 елның 21 нче мартында Явлаштау авылында туа. Яшь чагында Казанда тегү фабрикасында, ә кияүгә чыгып авылга кайткач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Тормыш иптәше Сәетгәрәй озак еллар тракторист, шофер һәм гараж мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә ул вафат.
Сайфуллина Шәмсия апа тыл һәм хезмәт ветераны. “1941-1945 нчы елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40, 50, 55, 65, 70, 80 еллыгы” юбилей медальләре, “Ана Даны” ордены белән бүләкләнде.
Шәмсия апа белән Сәетгәрәй абый белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта аларның 1 че генә исән-сау, ә 4 баласы вафат. Аның 13 оныгы, 24 оныкчыгы бар. Шәмсия апа бүгенге көндә килене Равилә тәрбиясендә, балаларының, оныкларының ярдәмен тоеп, ил-көнгә тынычлык теләп бәхетле картлыкта гомер кичерә.
Хөрмәтле Шәмсия апа!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез, юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, озынын телибез. Гомерегезне муллыкта, күңел тынычлыгы белән яшәп үткәрегез. Балалар игелеге, онык-оныкчыклар куанычы гына насыйп булсын сезгә. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
Котлы булсын туган көнегез,
Кояш кебек балкысын йөзләрегез.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен сезнең гомер көзләрегез.
Гомер үтә диеп моңсуланмагыз,
Өмет гөлкәйләрегез сүнмәсен.
Алтын төсендәге якты көннәр,
Барыр юлларыгызны бизәсен.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнегез белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвегезне генә телибез..
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы , район Советы башкарма комитеты, Явлаштау авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев