Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Яшьлек» яшьләр үзәге, Саба районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Насибуллин Илнур Дамир улы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы белән укучыларга очрашу оештырдылар.

Илнур Насыйбуллин белән очрашу барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән танышты. Инспектор велосипедта, электросамокатта йөргәндә сак булырга, кагыйдәләрне истә тотарга, юлда игътибарлы булырга кирәклеге турында аңлатты.

Укучылар шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре турында инспекторлар биргән сорауларга җавап табып, үзләренең белемнәрен күрсәтте. Очрашу ахырында Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре мәгълүмати буклетлар, истәлекле бүләкләр таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев