Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Яшьлек» яшьләр үзәге «Лазертаг» уенын үткәрде

Чара Икшермә кадет мәктәбе базасында үткәрелде.

Кичә Икшермә кадет мәктәбе базасында «Лазертаг» хәрби-тактик уеннары үтте. Әлеге чара «Яшьлек» яшьләр үзәгенең «Иңне иңгә» проекты кысаларында уздырылды. Алар әлеге проект белән республикада 1 млн сум күләмендә грант отуга иреште. Әлеге суммага «Лазертаг» уенын үткәрү өчен кирәк-яраклар алынган. 

Чарада районыбыз мәктәпләреннән җыйналган командалар, гади генә әйткәндә, яу кырында үзләренең көчләрен сынадылар. Катнашучылар автомат сүтеп җыю, мылтыктан төз ату, турникта тартылу буенча да остлыкларын күрсәтте. Әлеге уеннар хәрби хезмәткә әзерлек буенча башлангыч булып та тора, диләр чараны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев