Яңа җитәкче сайланды
Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппарат җитәкчесе сайлап куелды.
Моңа кадәр Саба районы спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкарган Ирек Рамазан улы Гарипов Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппарат җитәкчесе итеп сайланды.
Ирек Рамазан улы Гариповны чын күңелдән котлыйбыз, яңа вазыйфада уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев