Яңа ел алдыннан Татарстанда бураннар көтелә
2023 елның соңгы көне, 31 декабрьдә, Татарстанда кабат һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, төнлә һәм иртән республикада урыны белән, Казанда да томан төшәчәк. Күз күреме 500 метр һәм аннан да ким булырга мөмкин.
Моннан тыш, төбәк территориясендә көндез күп итеп җепшек кар явачак. Буран, бозлавык фаразлана.
Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык була. Кар яуганда һәм буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев