Ямьле Саба Яр буендагы чаңгы трассасында «Саба Чаңгы 2025» ярышы гөрләде.
Иң элек стартка балалар бакчаларына йөрүче балалар басты.
Ямьле Саба Яр буендагы чаңгы трассасында "Саба Чаңгы 2025" ярышы гөрләде. Иң элек стартка балалар бакчаларына йөрүче балалар басты. Аннары 2, 5 км лы дистанцияләргә старт бирелде. Иң көчле чаңгычылар 10, 15 км лы дистанцияләрдә узышты. Ярышка килүчеләрнең географиясе бик киң иде: Саба, Арча, Киров, Алабуга, Яр Чаллы, Әлмәт, Казан һәм башка төбәкләрдән чаңгычылар килгән иде.
Быелгы чаңгы ярышының да җиңүчеләре узебезнең Саба егетләре Нияз һәм Алмаз Таиповлар булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев