Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ялларга һава торышын фаразладылар

Ялларда буран туктаячак. Әмма төнге сәгатьләрдә –27 градуска кадәр суыта.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә – 10 февральдә көндез һава температурасы –12…–17 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә температура –16…–21, урыны белән –25 градуска кадәр төшәчәк, аз гына кар явачак.

Якшәмбе – 11 февральдә көндез термометрның терекөмеш баганасы –12…–17 градус, иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә –19…–24, урыны белән –27 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 12 февральдә көндез һава температурасының –9…–14 градус тәшкил итүе көтелә. Төнге сәгатьләрдә –20…–25 градус.

Сишәмбе – 13 февральдә күпчелек районнарда кар явачак. Көндез –7…–12, төнлә –13…–18 градус.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/134485/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев