Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ял көннәрендә Татарстанда салкынайта

Татарстанда кыска вакытлы эссе көннәрдән соң ялларда салкынча һава торышы киләчәк. Бу фаразларны Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге таратты.

Шимбә, 19 августа, төнлә явым-төшем ихтималы аз. Әмма иртән һәм көндез төбәк аша салкын атмосфера фронты уза, шул сәбпәле, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +14..+19 градус була. Көндез һава температурасы алдагы көннәргә караганда төшә һәм +24..+29 градус тәшкил итә.

Якшәмбе, 20 августта, төнлә көньяк районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшеп ихтималы аз. Төньяк һава агымы Татарстанга чагыштырмача салкын һава торышы алып килә. Төнлә +7..+12 градус, көндез +20..+25 градус фаразлана.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 21 августта, республикада һава торышы үзгәрми. Явым-төшем ихтималы элеккечә аз, көндез һава температурасы +20..+25 градус фаразлана.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yallarda-tatarstanda-salkynaita-5875125

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев