Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ял көннәрендә Татарстанда -15 градуска кадәр суытачак

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә 2 декабрьдә аязучан болытлы булачак, кар көтелә. Кайбер районнарда синоптиклар буран, бозлавык һәм томан вәгъдә итә.

Төнлә һава температурасы -4..-11 градус тәшкил итәчәк, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр, көндез термометр баганалары 0..-7 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе, 3 декабрь, төнлә республикада шулай ук кар явачак. Температура -7..-12 градуска кадәр төшәчәк, аязганда 15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез төбәкнең күпчелек территориясендә явым-төшем булмаячак диярлек, ә кич белән ТРның көнбатыш районнарында кар көтелә. Көндез синоптиклар -5..-10 градус булыр дип фаразлый. Шулай ук аерым районнарда көн дәвамында томан булырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев