Җиңү көнендә Казанда атыш булган
Казанда 41 яшьлек исерек ир-ат күршесенең ишегенә берничә тапкыр пистолеттан аткан. Бу хакта "Татар-информ”га Росгвардиянең Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
9 майда Совет районының Ломжинская урамындагы торак йорт подъездында атыш турында кичке уннар тирәсендә хәбәр ителгән. Урынга килгән росгвардиячеләр кулында пистолет булган 41 яшьлек ирне күреп алган. Ул үз гамәлләләре өчен җавап бирә алмаган, дип яза агентлык.
---
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев