Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хуш исле күмәч юлы. Икмәк пешерү заводыннан репортаж

Сезнең кайчан да булса ипине ничек пешергәннәре турында уйланганыгыз бармы? Кетердәп торган, күпереп пешкән икмәк безнең табыннарга килеп җиткәнче нинди юл үтә? Әлеге сорауларга җавап табу өчен безнең хәбәрчеләр икмәк пешерү заводына юл тотты. Социаль әһәмияткә ия продуктны әзерләү процессы лабораториядә башлана һәм шунда ук төгәлләнә дә. Җитештерү процессында өч...

Сезнең кайчан да булса ипине ничек пешергәннәре турында уйланганыгыз бармы? Кетердәп торган, күпереп пешкән икмәк безнең табыннарга килеп җиткәнче нинди юл үтә? Әлеге сорауларга җавап табу өчен безнең хәбәрчеләр икмәк пешерү заводына юл тотты.


Социаль әһәмияткә ия продуктны әзерләү процессы лабораториядә башлана һәм шунда ук төгәлләнә дә. Җитештерү процессында өч мәртәбә проба алына. Иң элек заводка китерелгән чималны - он, чүпрә, тоз, көнбагыш маен җентекләп тикшерәләр. Аннары ярымфабрикатлар - камыр һәм ачыткының пробасын алалар. Заводтан чыкканда әзер ипине лаборантлар янә күз уңыннан үткәрә. Белгеч аның кислоталылыгы, дымлылыгы, физик һәм химик күрсәткечләренә игътибар итә.

IMG 5234


- Безнең төп чимал - он һәм чүпрә. Аларның сыйфатын һәм ипи пешерергә яраклымы-юкмы икәнлеген тикшерәбез. Ондагы җилемчәгә, ферментатив активлыгы һәм суны сеңдерү үзлегенә аерым игътибар бирәбез. Сыйфатсыз чималны кабул итмибез. Продукция шулай ук авырлыгы һәм башка күрсәткечләре буенча ГОСТ таләпләренә туры килүе ягыннан техник контроль бүлегендә тикшерелә, - ди 3нче икмәк заводының җитештерү-технология лабораториясе башлыгы, баш технолог Гөлзидә Әмирханова.

Лаборатория белгечләре чималны тикшереп, сыйфатлы һәм куллануга яраклы дип тапканнан соң, аны цехларга озаталар. Чимал әзерләүдә мөһим этапларның берсе - онны иләк аша үткәрү. Бу - аны төрле катнашмалардан чистарту һәм кислородка туендыру өчен кирәк. Шунысын да искәртик: «Сельский» ипиенең 80 проценты - арыш оны, 20 проценты беренче сортлы оннан гыйбарәт.

- «Сельский» ипие традицион ысул белән әче камырдан пешерелә. Бөтен чимал соскычлы дозаторга килә. Анда үлчәнгәч, камыр басу машинасына китә, яхшылап болгатыла һәм әчетү агрегатына эләгә. Камыр әзер булгач, 750 граммлы тигез өлешләргә бүленә. Шуннан соң камыр кисәкләрен формаларга салып, мичкә озаталар. Әзер продукциянең авырлыгы 650 грамм тәшкил итә. Пешкән чагында ул 100 грамм авырлыгын «югалта», - ди 1нче цех башлыгы Ирина Евсеева.

IMG 5253


Цехта бик эссе, яңа пешкән ипи исе борыннарны кытыклый. Биредә әле дә кирпечтән чыгарылган мич тора, ул заводның яшьтәше, аңа инде 78 ел. Заводта барлыгы шундый ике мич бар икән. Икмәк пешерүчеләр аларны яңаларына алыштырырга теләми, бары тик шундый мичләрдә генә әчкелтем-баллы һәм тышы кетердәп торган иң тәмле ипи пешерергә мөмкин, ди алар. Ипи 212 градус температурада 56 минут пешә.

- Без изге һәм файдалы эш башкарабыз - ипи пешерәбез. Үзем «Сельский» ипиен һәм күмәч яратам. Биредә 37 ел эшлим инде, цехта бер генә тычкан да күренгәне юк. Тиешле контроль булмаган урыннарда мондый очраклар күзәтеләдер, бәлки. Камыр ризыгы тәмле булып пешсен өчен, көчеңне кызганмаска, бөтен осталыгыңны эшкә җигәргә кирәк, шулай ук бөтен процессны контрольдә тоту зарур, - дип ассызыклый Ирина Евсеева.


\

IMG 5262


Ипи пешерү процессында берничә кеше катнаша. Һәр сменада 15шар кеше эшли. Алар - чүпрә әзерләүчеләр, камыр басучылар, икмәк пешерүчеләр, мастер һәм технологлар. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Кочегар горелкаларның эшен күзәтә, камыр бүлүче-машинист формаларны майлый һәм камырга күз-колак булып тора. Тестовод һәм цех башлыгы камырның тәмен татып карый. Мастер икмәк пешерүчеләрнең эшен контрольдә тота. Берничә хезмәткәр әзер продукцияне контейнерлардан алып урнаштырып тора. Кулларын пешермәс өчен, пирчәткә киеп эшлиләр. Шуннан соң икмәк-күмәч эшләнмәләрен полиэтилен капчыкларга салып, сәүдә нокталарына тараталар.

- Тәүлегенә 47 тонна күмәч һәм ипи пешерәбез. Әлеге процесс шактый катлаулы. Безнең эштә иң мөһиме - технологияне саклау һәм җиһазларның төзек булуы. Кайчагында техника сафтан чыга, тик аны бик тиз төзәтәләр. Эшебез җиңелләрдән түгел, көне буе аяк өстендә, - ди 27 ел эш стажы булган мастер-икмәк пешерүче Алсу Төхвәтуллина.

IMG 5264


Цехта барлык хезмәткәрләр дә махсус киемнән - күлмәк, алъяпкыч һәм чалбардан йөри. Аякларында - йомшак табанлы махсус тапочкалар, чәчләре башлык яки өчпочмаклы яулык астына яшерелгән. Сменага чыгар алдыннан барлык хезмәткәрләр дә кулларын махсус сабын белән берничә тапкыр юа. Санитар табиб һәр белгечнең кулын күздән кичерә.

Икмәк заводында тәүлегенә 25 тонна «Сельский» ипие җитештерелә. Кислоталылыгы (ул 7 градустан артмый) ягыннан әлеге ипигә тиңнәр юк. Ул республикада шуңа күрә бик популяр да.


Наталья РЫБАКОВА, sntat.ru

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Хуш исле күмәч юлы. Икмәк пешерү заводыннан репортаж

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев