Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хуш исле басма: сыер ите һәм яшелчәләрдән телеңне йотарлык ризык (рецепт)

Бүген басма пешерергә өйрәнәбез. Ул үзбәк ризыгы санала. Бу очракта без рецепттан бераз тайпылдык, чөнки кул астында помидор юк иде. Классик рецептта помидор бар. Әмма помидорсыз да тәмле килеп чыкты. Пешереп карагыз әле. Сыер ите, суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, укроп орлыгы, кипкән татлы борыч, кипкән помидор, тоз кирәк булыр. Тозны...

Бүген басма пешерергә өйрәнәбез. Ул үзбәк ризыгы санала. Бу очракта без рецепттан бераз тайпылдык, чөнки кул астында помидор юк иде. Классик рецептта помидор бар. Әмма помидорсыз да тәмле килеп чыкты. Пешереп карагыз әле.

Сыер ите, суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, укроп орлыгы, кипкән татлы борыч, кипкән помидор, тоз кирәк булыр. Тозны катлам саен сибәбез.

Сыер итен эре кисәкләргә турыйбыз да, чуен төбенә тезәбез.

Өстенә ярымбоҗралап туралган суган сибәбез. Аның өстенә - боҗралап туралган кишер. Кишер өстенә - кипкән татлы борыч белән кипкән помидор тәмләткече.

Аннары икегә ярылган бәрәңге.

Аннары - эре итеп туралган кәбестә. Кәбестә өстенә укроп орлыгы сибәбез.

Бик сүрән утта 3 сәгатьләп пешерәбез. Болгатмыйбыз.

Табынга чыгарганда, яшел тәмләткечләр сипсәгез була.

Ашларыгыз тәмле булсын!

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев