Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Һава торышы бозыла.

20 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр Татарстан синоптиклары һава шартларының начарлануы турында кисәтә.

Сабы

Ведомствода аңлатуларынча, бу Россиянең Европа территориясенә актив көньяк циклонның чыгуы белән бәйле. Мәсәлән, 20 ноябрь кичендә һәм 21 ноябрь көнне көндез республиканың көнчыгышында җепшек кар явуы көтелә.

21 ноябрь көнне төнлә һәм иртән бик көчле кар явуы көтелә. Шулай ук урыны белән томан, төнлә һәм иртән секундына 15-18 метр ераклыкта көчле җил фаразлана. Буран чыгуы бар. 

Һава температурасы 20 ноябрь көнне төнлә -2...-7 градус, көндез -3дән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

22 ноябрьдә чәршәмбе көнне уртача һәм көчле явым-төшемнәр саклана: кар, дымлы кар, урыны белән бозлы яңгыр һәм бозлы ятмалар. Көнбатыш районнардан башлап, җил 15-20 м/с кадәр көчәячәк һәм бураннар. 

23 ноябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, синоптиклар болытлы һава торышы вәгъдә итә, шул исәптән юеш кар явачак, аерым районнарда бозлы яңгыр көтелә.

Чыганак: Шәһри Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев